ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

"Мөслим йөрәге" скверында балаларның кышкы каникул ялларын оештыру максаты белән уен программасы үткәрелде.

4 гыйнвар көнне үзәк чыршы урнашкан "Мөслим йөрәге" скверында район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкның бәйрәм ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан мәдәни күңел ачу чарасы уздырдылар. Әлеге чара район мәдәният йорты узешчән артистлары чыгышлары һәм шаян уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан бәйрәм дискотекасы булды.

31 декабрь көнне З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Яңа ел тамашасы булып узды.

Яңа ел алдыннан, 30 декабрь көнне район үзәк мәйданда "Бәйрәм ярминкәсе" булып узды.

28 декабрь көнне "Мөслим йөрәге" скверында үзәк чыршы ачу тантанасы булып узды.

Рәсем сәнгате бүлеге укучылары республикакүләм “Туган ягым табигате” балалар иҗаты конкурсында катнашып, җиңү яуладылар.

31 декабрь көнне Дусай авыл мәдәният йортында "Яңа ел килә безгә!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.

Яңа Карамалы авыл клубында "Кил син безгә, Яңа ел!" исемле бәйрәм чарасы булып узды.

31 декабрь көнне Михайловка авыл мәдәният йортында "Яңа ел бал-маскарады" булып узды. Маскарадның беренче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйрәм концерты куйдылар, ә икенче өлешендә конкурс-уеннар һәм лотореяләр уйнаттылар.

31 декабрь көнне Тугаш авыл мәдәният йортында «Хуш киләсең, Яңа ел!» исемле бәйрәм чарасы булып узды. Чара барышында төрле матур концерт номерлары күрсәтелде һәм кызыклы уеннар уйнатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International