ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Мөслим туган як музеенда” рус милли-мәдәни берләшмәсенең Мөслим бүлекчәсе рәисе Светлякова Галина Викторовна кунакта булды.

“Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр” музеенда “Прокурор хезмәткәрләре көне”нә багышланган кичә үтте.

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары физкультура эшчәнлегендә. Вакытыбыз бик күңелле үтә.

Бүген Мөслим лицеенда “Ел укытучысы” Муниципаль конкурсының зона этабы утте. Барлыгы 8 укытучы мастер класс – класс һәм ачык дәресләр  күрсәтте.

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында  район үзешчән театр коллективлары смотр-конкурсының финал туры башланып китте:

17.01.18 - Иске Карамалы халык театры Р.Сәгъди «Сынган беләзек»;

18.01.18 - Әмәкәй үзешчән театр коллективы Ф.Бүләков «Әбиләргә ни җитми»;

19.01.18 – Салавыз-Мухан үзешчән театр коллективы А.Әхмәтгалиева «Баш куям тезләреңе»;

22.01.18 - Үрәзмәт үзешчән театр коллективы А. Әхмәтгалиева «Ул бит кичэ иде».

Барлык театр соючелэрне спектакль карарга чакырабыз! Башлана 19.00 сэгатьтэ. Керу ирекле. Рэхим итегез!

17 гыйнвар конне Елгабаш авылы мәдәният йортында бильярд буенча ярышлар үтте. Авыл яшьләрә күнелле ял кичендә актив катнашты, рәхәтләнеп уйнады. Ял киче дискотека белән тәмамланды.

17 гыйнвар көнне Актаныш районы Чуракай авылы мәдәният йортында Әмәмкәй авылы үзешчәннәре  Ф.Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр. Чуракай авылы тамашачысы рәхәтләнеп көлде дә, елады да, кул чабырга да онытмады.

17 нче гыйнварда район үзешчән театр коллективларының финал смотр -конкурсы старт алды. Иске Карамалы авыл җирлегенең “Замандаш” халык театры  Мөслим тамашачысына Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек”  әсәрен  тәкъдим итте.Үзешчән артистларның уенын җылы кабул иткән  театр сәнгатен яратучылар театр коллективын аягүрә басып алкышлады.

Олы Чакмак авылы китапханәчесе күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде.

Хоккей матчы узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International