ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  Баек авыл китапханәчесе "Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында, 60 ел бергә гомер иткән Хамадишиннарның өйләрендә булды һәм олы юбилейлары белән котлады. Районда булган хәбәрләр белән таныштырды.

  Баланны авыл китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары өчен "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел" дип исемләнгән чара үткәрде. "Адымнар нык,юллар имин булсын" китабы белән таныштырды, "Юл билгеләре" темасына рәсемнәр ясалды.

Урәзмәт авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әкият иленә сәяхәт" исеме астында тәрбия сәгате уткәрде.

  Яңа Усы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә Ленинград блокадасы өзелү көне уңаеннан, “День воинской славы России” дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр, соңыннан “Блокадный дневник Тани Савичевой” исемле документаль фильмы каралды.

   Үзәк балалар китапханәсендә укучылар өчен "Могҗизалар кыры" уены үтте. Ул Шарль Перроның әсәрләренә багышланып, "Әкиятләр илендә" темасы астында узды. Укучылар актив катнашты, җиңүчеләр бүләкләр белән кайтып китте.

Гер күтәрү: иң көчле куллар Екатеринбургка җыелды.

Елгабаш авылы китапханәчесе балалар иртәсе үткәрде.

Кичә, 31 гыйнварда "Кояшлы Ыкка " чаңгы шуарга чыктылар...

Таишева А. Р. һәм Шакирова И. У. чыгыш ясадылар.

31 нче январь көнне Яшел Үзән шәһәрендә узган XV республикакүләм Риза Фәхреддин укуларында Баек, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлнара Садриева, Гөлнара Хәкимова катнашты һәм чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International