ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә 23 нче февраль-Ватанны Саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт итү,горурлык хисе тәрбияләү.Балалар бик шатланып әти-әниләренә өйрәнгән җырларын,биюләрен,шигырьләрен бүләк иттеләр. Соңыннан төркем тәрбиячесе Шәймурзина А.И. әти-әниләрне балаларның уңышлары белән таныштырды.

Территориаль усеш булеге

15 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә “Җырлы-моңлы балачак” дип исемләнгән проект старт алды.

Үрәзмәт башлангыч укытучысы, Шәйгәрдәнова Гүзәлия Әсгать кызы, республика методик ярдәмлекләр конкурсында җиңү яулады, диплом һәм "Иң яхшы уйлап табучы" күкрәк билгесе бирелде.

“Карлыгач” балалар бакчасы базасында балалар бакчаларының мөдирләренең семинары үтте. Семинарда районның барлык балалар бакчаларының мөдирләре, мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов, начальник урынбасары Л.М.Харисова, мәгариф идарәсе методистлары һәм специалистлары катнашты.

Мөҗәһит Әхмәтҗановның  "Тапкырлар тапмый калмас" исемле табышмаклар җыентыгы "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында зур кызыксыну уятты.

Яшьләрне "Изге Вәли көненә" багышланган дискотекага котеп калабыз...

16 февраль көнне 16.00 Мизгелгә КВНга чакырабыз...

 Үзәк китапханә хезмәткәре Г.Тукай исемендәге мәктәп укучылары өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, "Үлемем дә яңгырар җыр булып" исеме астында патриотик дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International