"Ләйсән" балалар бакчасы 2 нче уртанчылар төркеме музейда кунакта...
2018 елның 15 февралендә Мөслим узәк шифаханәсенеӊ 2017 елныӊ эш нәтиҗәләре буенча җыелыш узды.
16 нчы февраль көнне Мамадыш шәһәренең академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее базасында академик К.А.Вәлиев истәлегенә багышланган Идел буе фәнни-гамәли конференциясе үтте. Бу конференциядә катнашучылар төрле секцияләрдә үзләренең фәнни-тикшеренү, иҗади проект эшләрен тәкъдим иттеләр.
Мөслим лицеенда “Туган тел” көненә багышланган чаралар үтте. 5 сыйныфлар өчен уен-викторина уздырылды, укучылар татар әдипләре турында белемнәрен күрсәттеләр, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. 7-8 сыйныфлар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Л. Я. чыгышын тыңладылар.
Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З. Мөслим гимназиясенең 9 Б сыйныф укучылары өчен "К 75 годовщины Сталинградской победы" дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Балаларга презентация күрсәтелде, китап -журналларга күзәтү ясалды, җиңү турында шигырьләр укылды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим лицееның 9 А-Б сыйныф укучылары өчен "Җилкәннәр җилдә сынала" исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Чарада халык язучысы Фәнис Яруллинның туунына 80- ел тулу уңаеннан презентация күрсәтелде, шулай ук укучылар шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны да тыңлап үттеләр.
19 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык - 2018" район яшьләр фестиваленең сайлап алу туры булып узды.
Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасында "Май чабу" иртәсе узды.