ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

23 март көнне Мөслимлеләр Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты сәхнәсендә, якташлар очрашуы кысаларында, зур концерт куйдылар. Анда Мөслимебезгә багышланган күргәзмә, районыбызда җитештерелгән азык-төлек, якташ язучыларыбызның  иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар өчен милли ризыклар белән чәй өстәле әзерләнде. Бик җылы атмосфера, матур хисләр, кунакчыллык, һәрьяклап югары оешканлык һәркемне кич буе озата барды. Мөслим талантлары концертын залда утыручы  һәрбер кеше аягүрә басып алкышлады.

Мэдэният хезмэткэре коне унаеннан, Баланлы мэдэният йортында, "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде.

 Мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан, Мари Бүләр авыл клубында «Бердәмлектә көч!» исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.

  Мәллә -Тамак авыл китапханәсендә "Куянкай" балалар бакчасы нәниләре белән Халыкара Курчаклар көнен билгеләп үттеләр. Китапханәче курчакларның туган көне булуын сөйләде. Милли курчакларга һәм бармак театрында кулланылган кечкенә курчакларга, аларның киеменә күзәтү ясалды.

26 март көнне опека һәм попечительлек хезмәткәрләре опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булдылар.

23 март көнне Красноярск авыл клубында "Нәүрүз" бәйрәме булып узды. Язны зурлап, балалар шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар башкардылар. Шулай ук бәйрәмдә кызыклы уеннар да үткәрелде.

Мөслим гиманазиясе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды. Чара кунаклары чыгышлар тыңладылар, мастер-класста катнаштылар, семинар барышында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Мөслим гимназиясе базасында инглиз теле укытучыларының чираттагы семинары үтте.

Семинар үтте.

26 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм җыр бүлеге укытучысы Гөлназ Хафизова укытучылар алдында методик хәбәр белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International