ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышы булып узды

Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы да тирә-юнен тәртипкә китерү буенча өмәгә чыкты.

Мөслим "Карлыгач" балалар бакчасы, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары   Мөслим Лицеена  экскурсия ясады.

"Күбәләк" балалар бакчасы балалары "Яшь бөреләр-2018" конкурсының сайлап алу турында чыгыш ясадылар.

6 нчы апрель көнне Мөслим мәтбугать үзәге хезмәткәрләре Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә бик уңышлы гына эшләп килүче “Цифырлы фото һәм видео” берләшмәсе белән танышырга килделәр. ..

Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була. Системада «Серый рынок труда» дип аталган юнәлеш эшли башлады.

Татарстан Росреестры Skype коммуникацион программа ярдәмендә дә гражданнар белән аралашуны гамәлгә ашыра. Шул рәвешле, Идарә белгечләренә соравы булган һәр граждан әлеге видео-кабул итүләрдә катнаша ала. 

Мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр skype@rosreestr.org. сайты аша языла ала. 

Бу хакта тулырак мәгълүмат белән сайтыбызның рус телле өлешендә таныша аласыз. 

Яр Чаллы педагогия университеты үткәргән регионара “ Заманча матди һәм мәгълумати технологияләр” дигән иҗади проектлар конкурсында “Конструкцияләүдә иң оригиналь эш” номинациясе буенча җинүче дипломына Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Алинә Сабирова, Аида Гарипова лаек булдылар (җитәкчеләре технология укытучысы М.З.Нәгыймова). “Социаль технологияләр” номинациясендә исә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен булан Т.Табын интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Адилә Насыйбуллина 1 нче урынны яулады (җитәкчесе Р.М.Әхмәтҗанова).

6 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган “Челны собирает друзей” халыкара конкурсында катнашты.

  Үзәк балалар китапханәсендә Шуганка авылы "Каенкай" балалар бакчасы кунакта булды. Китапханәче сабыйларны яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International