ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары күренекле якташыбыз, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очраштылар.Иң элек балалар аның шигырьләрен сөйләделәр.Аннан соң сүзне кунагыбыз алды.Чыгышын "Күбәләк" бакчасы турында турында язган шигыреннән башлады,китаплары белән таныштырды,табышмаклар әйтте. Балалар аның төрле уен коралларында уйнаганын ишетеп,тынлап таң калып утырдылар.Соңыннан, Әмир исемле малай торып басып, зур рәхмәтен җиткерде.

«Надежды Республики Татарстан» малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча икенче квартал турниры узды.

Музейда космонавтика көне...

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары да галәм, космонавтика, Юрий Гагарин темалыраны иҗат җимешләре булдырды. Иҗат эшләрен сезнең дә игътибарга тәкъдим итәбез.

Мизгелдә "Космонавтика көне".

Крәш Шуран авыл китапханәчесе Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Саулыгым - байлыгым" дип исемләнгән әдәби әңгәмә үткәрде.

Яңа Усы авылы китапханәчесе Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

 Иске Карамалы авыл китапханәчесе Халыкара балалар китабы һәм кошлар көне уңаеннан, Кубәк урта мәктәбенең 1-2 сыйныф укучылары арасында рәсем бәйгесе үткәрде. Барлык катнашучылар һәм,әлбәттә, җиңүчеләр бүләкләргә лаек булдылар.

Елгабаш авыл китапанәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән, халыкара балалар китабы көне уңаеннан Балаларга   истәлекле  китаплар тапшырылды.

10 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында “Имин көпчәк-2018” конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International