ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары “Яшь бөреләр” район фестиваленең гала-концертында катнашты. Мөслим тамашачысы алдында чыгыш ясап, безнең укучылар төрле номинацияләрдә призлы урыннар яулады.

Бадминтон буенча 2 тур Шәхси Кубогы ярышлары узды

Мәгариф идарәсе методистлары, Мөслим лицее һәм Мөслим урта мәктәбенең физика, математика укытучылары белән 10-11 класслар өчен "математика" фәненнән эш программасына үзгәрешләр кертү буенча сөйләшүләр үтте. 

Рус.Шуган авылы китапханәчесе «Зёрнышко» балалар бакчасы нәниләре белән «Книга — зеркало жизни» дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.

  Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә укучылар өчен "Кошлар дөньясында" дип исемләнгән экология дәресе үткәрде.Балалар кошларга багышланган презентация белән таныштылар, кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.

Мари Бүләр авылы китапханәчесе "Буратино" балалар бакчасы нәниләрен яңа кайткан китаплар белән таныштырды.

Михайловка авыл мәдәният йорты "Рябинушка" фольклор ансамбле Әлмәт районы Габдрахман авыл мәдәният йортында булып узган "Русская песня" рус җырларын башкаручылар Республика конкурсында катнашты.

13 апрель көнне Яңа Карамалы авыл клубында "Милое сердце мое" исемле уен-әңгәмә булып узды. Балалар узләренең якыннарына җылы теләкләр теләделәр.

Район күләм үткәрелгән ярышларда балаларыбыз актив катнаша.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Олы Чакмак авылы китапханәчесе Габдуллина Шәмсиамал әбинең өендә булды, яңа газета һәм журналлар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International