ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

22 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Курай”паркында концерт куйды. Ике сәгатькә якын барган тамаша вакытында театр, җыр, бию сәнгате бүлеге укучылары ата-аналар һәм башка мөслимлеләр игътибарына дүртенче чирек дәвамында үзләштергән һөнәрләрен тәкъдим итте.

Алексеевск районыннан кунаклар...

22 майда Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге начальнигы,  Җаббаров Илшат Римас улы «Мизгел» яшьләр үзәге базасында   «түгәрәк өстәл»үткәрде.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, агымдагы атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары чыгарылыш имтиханнары тапшырды. Рәсем сәнгате бүлегендә белем алган укучылар диплом эшләрен яклады.

  23 май көнне Р.Шуган авылы китапханәсендә китапханәчеләрнең чираттагы семинары үтте. Чара Татарстан Республикасында Л.Н.Толстой елы уңаеннан уздырылды. Кичә ахырында китапханәчеләр тәҗрибә уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Рәсем сәнгате бүлеге укучылары уку-укыту процессын традицион булмаган формаларда оештырырга ярата. Күптән түгел Эльмира Галиева сыйныфы Туган якны өйрәнү музеенда оештырылган оригиналь дәрестә катнашты.

Күптән түгел вокал сәнгате бүлеге укучылары Ростов-на-Дону шәһәрендә узган “Разноцветные ноты мира” халыкара конкурсында катнашты. Видеоязмалар буенча оештырылган бәйгедә безнең укучылар җиңүгә иреште.

Музейда экскурсия...

Гражданнарны кабул итү урыны: Мөслим авылы, Пушкин урамы 41 нче йорт

Россиянең төрле халык вәкилләре туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына карата ризасызлык белдерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International