«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

   «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, №1969-р боерыгы нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы буларак гамәлгә куелды.

   Конкурсның төп бурычлары булып оешмаларны эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле Ватан товарлары һәм хезмәтләре чыгару һәм алга җибәрү максатыннан эшчәнлекне һәрьяклап камилләштерүгә стимуллаштыру тора.

    Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

 - азык - төлек товарлары;

 - халык өчен сәнәгать товарлары;

 - җитештерү-техник билгеләнештәге продукция;

 - халык өчен хезмәтләр;

 - җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр;

 - халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре.

   Конкурста катнашу предприятиегә игълан ителгән продукциянең һәм хезмәтләрнең конкурентлыкка сәләтлелегенә бәйсез эксперт бәясе бирә, шулай ук экспертлар белән берлектә эшнең көчле һәм көчсез якларын ачыкларга, алга таба үсеш мөмкинлекләрен күрергә мөмкинлек бирә.

   Продукциясе һәм хезмәтләре конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булган оешмалар конкурс логотибын кулланырга, аны озата баручы документациядә һәм үз продукциясен төргәкләүдә урнаштырырга хокуклы. Иң яхшы республика товарлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат шулай ук конкурсның еллык каталогына керә, ул Россия Федерациясе субъектлары һәм Татарстанның сәүдә вәкиллекләре буенча таратыла.

   «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

   Конкурста катнашу өчен 2024 елның 30 апреленә кадәр Оештыру комитетына электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк best@tatcsm.ru, элемтә телефоннары (843) 233-18-13, 233-18-57.

   Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән «ФБУ ЦСМ Татарстан» сайтында конкурс бүлегендә танышырга мөмкин https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International