9 июль көнне Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең зур бизәге мөслимлеләр булды. Бу зур бәйрәмгә “Мөслим туган як музее” “Татар ихатасы” дип исемләнгән үзенең күчмә күргәзмәсен тәкъдим итте. Кунаклар бик теләп күргәзмә белән таныштылар, фотоларга төштеләр.