“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне

2016 елның 15 июле, җомга

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана. Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн 2008нче елдан башлап, һәр ел саен үткәрелә.

Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль – гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне. Аларның гаилә тарихы күп кешегә мәгълүм, чөнки хәзер “Петр һәм Феврония турында повесть”мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. Рәсәйкүләм “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”н бәйрәм итәргә җыенган һәркем бу тарихны белергә тиеш.

Рәсәйдә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнен уздыруны оештыру комитеты “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медаль чыгарды. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

14 июль көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә зур тантана узды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медаль Нуруллиннар гайләсенә тапшырылды. Әлеге лаеклы гайлә 54 ел бергәләп гомер иткән 8 бала үстереп, аякка бастырган. Миннулла ага һәм Хамдия апа күп еллар дәвамында җылы һәм дус мөнәсәбәтләрне саклау турында серләрен ачтылар.

Әлеге бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары: Башкарма комитеты Җитәкчесе социаль үстерү буенча урынбасары Султанов Р.Җ., Мөслим муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе А.М.Ахметҗанов, бүлек җитәкчеләре, шулай ук оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм СМИ. Чарада катнашучылар – 80 артык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International