Иртәгә, 24август көнне 18:00 дә “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Яшел мөслим” акциясе оештыралар. Әлеге акция кысаларында Мөслимебез урамнарында, йорт тирәләрендә агачлар утыртылды. Алар табигатебезне матурлап, сулар һавабызны чистартып торсын өчен безнең ярдәмебез кирәк. Читтә калмагыз. Акция фонтан кырыннан башлана.