1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортының спорт залында таба ашларыннан күргәзмә – конкурсы оештырылды.

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йорты спорт залында таба ашларыннан күргәзмә – конкурс та оештырылды. Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клубларында эшләүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүче аш – су осталары үзләре пешергән татлы һәм тәмле таба ашларын алып килгәннәр иде. Теләгән кешеләргә сатып алу мөмкинлеге дә бирелде. Чарага килүчеләргә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең җыр – биюләрен бүләк иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Үрәзмәт авылы мәдәният йорты директоры Лилия Әхмәдуллина 1 урынга, Тойгелде авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Шәмсетдинова 2 урынга, Баланлы авылы клубы директоры Фәния Хафизова 3 урынга лаек булды. Җиңүчеләргә район мәдәният бүлеге грамоталары тапшырылды. Өлкәннәр арасында: 1 урынны яулаган  Вәрәшбаш авылыннан Гөлдәния Кирамовага, 2 урынны яулаган Олы Чакмак авылыннан Кәшфия Гариповага, 3 урынны яулаган Түбән Табын авылыннан Гөлүсә Мөхәмәдишинага район ветераннар Советының грамоталары тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International