Бүген, ягъни 19 гыйнвар көнне Тукай мәктәбенең 6б сыйныфы укучылары, класс җитәкчеләре Раушания Әхмәтҗанова , педагог-оештыручы Гөлшан Мәүлиева һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галеева Актаныш районы Әнәк авылына сәяхәт кылдылар.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 19 гыйнвар көнне Тукай мәктәбенең 6б сыйныфы укучылары, класс җитәкчеләре Раушания Әхмәтҗанова , педагог-оештыручы Гөлшан Мәүлиева һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галеева  Актаныш районы Әнәк авылына  сәяхәт кылдылар. Анда республикабызның беренче президенты М.Ш.Шәймиевның музей-йортында булдылар. Татарстанның беренче резидентыбыз турында бик күп мәгълүмат тупладылар, уникаль экспонатлар белән таныштылар. Илебез тарихына тирән эз салган, аның бүгенгесе белән дә бергә атлап баручы, тарихи мирасыбызны торгызуда күләмле эш алып барган шәхес белән горурлык хисләре кичердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International