Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, балалар бакчасы нәниләре катнашында "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр һәм уйнадылар. Бәйрәм өстәл янында дәвам итте. Шулай ук әниләр эшләгән кул эшләреннән кургәзмә оештырылды.