Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын укучылары белән экология темасына әңгәмә үткәрде. Соңыннан технология укытучысы Ф. Вәлиев сыерчык оясы ясау буенча мастер- класс күрсәтте.