Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 17 марты, җомга
16 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары һәм укытучылары әти әниләр алдында зур имтихан тоттылар. 3 чирекне йомгаклап концерт әзерләп әти әниләргә күрсәттеләр. Концерт номерлары зур зәвык һәм тырышлык белән әзерләнгән иде. Баян, домра, балалайка, гитара моңнары тыңлаучыларны әсир итте. Ансамбелләрнең төрлелеге, күп санда балалар катнашуы бүлекнең эшчәнлеге турында уңай фикер тудырды әти-әниләрдә. Оркестрның куптавышлы яңгырашы, башкарган әсәре (“Вальс” Валиуллин), укучыларның осталыгы, бердәмлеге тыңлаучыларны таң калдырды. Тыңлаучылар артистларга һәм укытучыларга рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International