17 нче март көнне Казан шәһәрендә Г.Ибрагимов исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә 7 секция эшләде. Татар теле, рус теле секцияләрендә Мөслим муниципаль районы Тат.Шуран төп, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8, 11 нче сыйныф укучылары, Руслан Шәмсетдинов, Язгөл Тимеркаева уңышлы чыгыш ясап, Грамотага лаек булдылар (җитәкчеләре – татар теле, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Шаева, Энҗе Фатыйхова). Туган якны өйрәнү секциясендә Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Раушан Нигъмәтуллин шаһадәтнамәга ия булды (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты Резеда Иксанова).