Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе мәктәп коллективы белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Сый-нигъмәтләр белән сыгылып торган өстәл әзерләнде,чәй кайнап торды, коймаклар табада пешеп торды. Күңелле уеннар уйнатылды.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.