Тәрбиягә алынган балаларның тормыш-яшәү шартларын тикшерү максатыннан, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре 24 март көнне тәрбиягә бала алган Әмәкәй һәм Дусай авылларында яшәүче гаиләләрдә булдылар. Хезмәткәрләр балаларның яшәү шартлары белән таныштылар, әңгәмәләр үткәрделәр. Хәзерге вакытта балаларның язгы каникуллары бара. Алар әти-әниләренә булыша, ял итә, һәм авылда һәм район үзәгендә үтүче чараларда актив катнаша. Гомумән алганда баларыбызның тормыш- яшәү шартлары яхшы дип табылды. Рейдларга нәтиҗәләр апрель аенда узачак киңәшмәдә ясалачак.