Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә балалар бакчасы нәниләре белән "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә халык йолалары белән таныштырдылар, төрле уеннар уйнадылар, кичә биюләр һәм җырлар белән аралашып барды. Балаларга кучтәнәчләр бирелде, бәйрәм чәй остәле артында дәвам итте.