Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Җирлегебездә ел башыннан 4 гаилә асрамага бала алырга теләк белдерүче буларак теркәлде. Шулардан ике гаилә апрель аенда караучысыз һәм яклаучысыз калган 5 баланы үзенә алды. Бүгенге көндә ике бала Күбәк авылында яшәүче гаиләдә, ә өч бертуган кызлар Мөслимдә яшәүче гаиләдә үз урынын тапты.

Апрель аенда 18 яшен тутырган ике бала исәптән төшерелде.

Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре махсуслаштырылган торак фондыннан торак  белән тәэмин ителергә тиешле балигъ булмаган балаларның документларын туплау белән шөгыльләнә. Ел башыннан 14 баланың документлары тупланып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгына җибәрелде.

 Әти-әниләрдән анкета алу тәмамланып килә. Бүгенге көнгә анкета алуда катнашырга тиешле 74 гаиләнең 62 се анкеталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International