18 нче апрель көнне Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә спорт мәктәбе беренчелегенә 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егет-кызлар арасында волейбол ярышлары үтте. Бәйгедә алты команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Рус Шуган командасы беренче урында , икенче урында Яңа Усы командасы, өченче урында спорт мәктәбе командасы калды. 2003 нче елгы Рус Шуган кызлар командасы яхшы уен күрсәтте. Иң яхшы уенчылар итеп Кузнецов Артем (Рус.Шуган), Мингазов Шамил(Агромастер), Шаяхметов Динар (спорт мэктэбе), Васильев Динар (Я.Усы), Кашапов Данил (Рус.Шуган) билгеләнде.
Тренер Илназ Кашапов.