20 апрель көнне Азнакай шәһәрендә “Без бергә” республикакүләм балалар халык сәнгате фестиваль- конкурсының зона этабы үтте. Мөслим районы данын яклап Мөслим гимназиясе, Күбәк, Мари Бүләр, Михайловка, Рус Шуган, Мөслим урта мәктәбе укучылары барды. Алар алдагы номинацияләрдә чыгыш ясадылар: “Сәнгатьле сөйләм”, “Халык вокалы”, “Мода театры”, “Халык ансамбле”, “ Инструменталь ансамбль”, “Хореография”.