Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 5 мае, җомга

4 нче май  көнне тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең чираттагы утырышы узды. Чарага район мәгариф идарәсенең методист-психологы Э.Ф.Әхмәтҗанова, участок инспекторы А.А.Камалетдинов  һәм судприставыннан белгеч Г.Р.Сәхбиева чакырылган иде. Алар үз чыгышларында  балалар арасында еш очрый башлаган суицид мәсьәләсен күтәрделәр, тәрбия ысуллары , балаларның ял вакытларын куркынычсыз һәм файдалы итеп үткәрү турында сөйләделәр. Суд пристав хезмәткәре алиментларны вакытында кайтарту, юллау мәсьәләләрен аңлатып үтте. Җыелышта еллык отчетларны тапшыруга һәм рейдларга нәтиҗә ясалды, шулай ук алда торучы мәсьәләләр каралды. Чараның ахырында юбиляр әти-әниләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International