Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 10 мае, чәршәмбе
5 май көнне Әлмәт шәhәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап тынлы уен кораллары оркестрларының VI регионара ачык фестиваль-конкурсы үтте. Анда Мөслимебез данын сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры яклады. Алар “Татарстан нефтенэ - 60 яшь” паркы сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Оркестр II дәрәҗә лауреат булды. ПАО “Татнефть” профсоюз комитеты hәрбер балага акчалата премия тапшырды. Җитәкчеләре Гөлназ Хафизова белән Рунар Шәяхмәтов балаларны шәhәр паркында ял иттерделәр, кинотеатрларда фильм карап, шат күңел белән кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International