Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

15 май - Халык - ара гаилә көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советында Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин тәрбиягә бала алган күп балалы гаиләләр белән очрашты. Очрашуга  80 гаилә чакырылган иде.  Мондый гаиләләр саны Татарстанда 300. Фәрит Хәйруллович һәм чарада катнашучы специалистлар әти-әниләр һәм опека бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Чарада гаилә династияләре бүләкләнде. Шулай ук Яшь гвардия оешмасы җитәкчеләре “Син  -Супер!” проектында катнашучыларны бүләкләделәр. Безнең районнан әлеге күркәм чарада  үзенең ике баласы янына тагын дүрт ятимне сыендырган Шәйхелмарданова Гөлнур Расих кызы катнашты. Очрашу бик күңелле һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International