Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләре белән беррәттән, бүгенге бәйрәм көнен Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да бәйрәм иттеләр. Мөслимебезнең йөзек кашы булган “Курай” паркында оештырылган бу бәйрәмгә әти-әниләр, төрле мәктәп укучылары, кунаклар да килгән иде. Балалар саф Һавада төрле уеннар уйнадылар, конкурс, викториналарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар. Балалар белән бергә әти-әниләр дә күңел ачты. Бәйрәм азагында Һәр балага тәм-томнар өләштек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International