Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

8 нче июль көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубларының “Йөрәкләр бердәмлеге” фестивалендә опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Мазһар кызы Смирнова җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Безнең район клубын аның җитәкчесе Валентина Геннадьевна Игошева  тәкъдим итте. Валентина Геннадьевна ике номинациядә “Клубның визит карточкасы” һәм кулдан эшләнгән курчаклары белән “Иң яхшы гаилә  остаханәсе” номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясады. “Иң яхшы иҗади чыгыш” номинациясендә  Миргалимовлар гаиләсендә тәрбияләнүче бертуган Дмитриевлар чыгыш ясады. Барлык чыгышлар да югары бәяләнеп фестивальнең  дипломнарына һәм истәлекле  бүләкләргә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International