Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 15 августы, сишәмбе
15 августта “Кояшлы Ык” ял итү зонасындагы яна ачылган күпер янында районыбызга эш визиты белән килгән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановны Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары катнашындагы “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле каршы алды. Сәнгать мәктәбе укытучылары Гүзәл Галиева, Радик Газизов, “Асса” бию ансамбле, “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашучылар һәм килгән кунаклар алдында концерт куйдылар. “Хыял” бию ансамбле Мөслим лицеенда президент каршында чыгыш ясадылар. Укучыларыбызның һәрбер чыгышын бик җылы кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International