Кыскача информация

«Үрәзмәт авыл җирлеге” турында кыскача информация

 “Үрәзмәт авыл җирлеге” составына 4 авыл керә:

-         Үрәзмәт авылы  (213 кеше яши)

-         Бүләк авылы  (55 кеше яши)

-         Сикия авылы ( 66 кеше яши)

-         Үрәзмәт- Чишмә авылы (14 кеше яши)

 Үрәзмәт авыл җирлегендә барлыгы 348 кеше яши

 

“Үрәзмәт авыл җирлеге” башлыгы һәм “Үрәзмәт авыл җирлеге” башкарма комитеты җитәкчесе – Закирянов Әлфир Галимҗан улы, ул 1963 елның 20 нчы сентябрендә ТАССРның Мөслим районы Сикия авылында туган, югары белемле, эш телефоны: 32222. 

 

“Үрәзмәт авыл җирлеге” башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары -  Әбүбәкерова Римма Назиф кызы.

 

Участковый полиция хезмәткәре – Байгузин Виктор Юрий улы. 

 

“Үрәзмәт авыл җирлеге”дә 1 мәктәп эшли:

- Үрәзмәт башлангыч белем бирү мәктәбе, анда 12 укучы йөри.

 

     Җирлектә 2 культура йорты һәм 1 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә.

 

   Үрәзмәт авылында почта бүлеге эшли, начальнигы Шамсиева Рузилә Әхмәтхавис кызы. Авылларга матбугатны  4 почтальон тарата: Үрәзмәт авылында – Вәҗетдинова Лиллия Әсләметдин кызы, Бүләк авылында – Морзаханова Эльмира Мөдәрис кызы, Сикия авылында – Хәйбрахманова Ләйсирә Әбүләес кызы, Үрәзмәт- Чишмә авылында – Миргаязова Чулпан Фатих кызы.

 

 Үрәзмәт авылында ИП Камалов И.М.ның кибете, Сикия һәм Бүләк авылларына автолавка халыкны көнкүреш товарлары белән тәэмин итәләр.

 

“Үрәзмәт авыл җирлеге” территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре ООО “Агрофирма “Урожай”ның “Үрәзмәт” бүлекчәсенә карый. Башкаручы директор  - Гилмуллин Ринат Шәйхенур улы.

 

Үрәзмәт авылында җирлек халкының дини мохтаҗлыкларын канәгатьләндер үөчен, дини йолаларны үтәргә мөмкинлек биреп “Әзһәт” мәчете эшләп тора.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International