2019 ел май ае яңалыклары

1. 8 май көнне Баланлы авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чара булып узды, чарада катнашкан барлык укучылар, балалар бакчасы укучылары, кунаклар, авыл җирлеге халкы һәм район хакимиятеннән чакырылган кунаклар Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларны искә алдылар һәм һәйкәлгә веноклар куйдылар. Шулай ук Писарева Лидия апаның , авыруга карамастан бәйрәмгә килүе, безнең өчен зур шатлык булды безнең . Лидия апа тора алмыйча 3 ел авырып ятты.

                      

2. Мөслим районында "Китап корты" исемле әдәби фестиваль булып утте.Бу фестивальдә Баланлы авыл  җирлеге дә читтә калмады, төрле чаралар үткәреп бүләкләр өләштеләр.Чараның зур кунаклары үзебезнең район чыккан язучылар иде.

             

3. 16 май көнне Тукай муниципаль районында җирлек башлыклары өчен зона укыту семинар-киңәшмәсе булып узды.

      

4. 25 май көнне Баланлы авыл җирлегенең Баланлы, Шуганка авылларында соңгы кыңгырау булып узды. Авыл кунаклары, мәктәп укучылары, Мөслим районыннан килгән кунаклар мәктәп укучыларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.

     

5.26 май көнне Тойгелде авылында вакытыннан алда сайлаулар үткәрелде.

     

Соңгы яңарту: 2020 елның 19 феврале, 16:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International