Хәбиров Рәшит Галәүович

   Хәбиров Рәшит Галәуович Мөслим районы Елгабаш авылында туган, бүгенге көндә ул гаиләсе белән Алабуга шәһәрендә яши. "Алабуга юл төзү"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең хуҗасы һәм генераль директоры Р.Г.Хәбиров туган авылы Елгабаштагы бер генә эштән дә читтә калмый. Хәләл акчасына мәчет салдырды. зыярат тирәсен профнастил калай белән әйләндереп алдырды. авылны газлаштыру, урамга асфальт юл салдыру, электр линияләрен яңарту, авылдагы су линиясен тулаем алыштыру кебек зур эшләрнең артыннан йөреп, бу проблемаларны барысын да хәл итте.Узган җәй Рәшит Галәуович авылашларына тагын бер бик зур бүләк ясады: Елгабаш авылында үз хисабына мәдәният йорты, ашханәсе белән мәктәп, процедуралар кабинеты белән медицина пункты, китапханәсе, билъярд залы булган бина салдырды һәм аны тулысынча җиһазлап , авылдашларына  бүләк итте. 2009 елда Елгабаш авылы турында тарихи мәгълуматлар туплап , авылыбыз, аның кешеләре, үткәне турында "Елга башы" исемле китап чыгарды. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, авылга 1614 елда нигез салынган, димәк Елгабашка 400 яшь. Бу  юбилей уңаеннан Рәшит Галәүович авылда бик матур Сабантуй уздырды, хезмәт алдынгыларына, ветераннарга кыйммәтле бүләкләр бирде,һәр гаиләгә азык-төлек күчтәнәче өләште. Сабантуен оештыруны да ул үз өстенә алды, бөтен бүләкләрне, көрәш батырына чит ил машинасын да алды. Нур өстенә нур итеп Салават, Резида Шәрәфиева, Виталий Агапов кебек танылган артистларны да чакыра.Сабантуйда Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Рәшит Галәү улы Хәбировка Мөслим районының почетлы гражданины  исеме бирелү хәбәрен дә халык шатланып каршы алды һәм Елгабаш авылында яшәүче һәркем бүген Рәшит Галәүовичка зур ихтирам , хөрмәт хисләре белән рәхмәт әйтеп яши.

Соңгы яңарту: 2015 елның 1 апреле, 14:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International