Доклад Главы. Итоги 2021 года.

“2021 нче елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2022 нче елга бурычлар турында”

Мөслим муниципаль район башлыгы Хуҗин А.Р. доклады

Хөрмәтле Фәрид Хәйруллович,

депутатлар һәм чакырылган кунаклар!

  1. Кереш

Бүген без узган елга нәтиҗәләр ясыйбыз. Алга карап 2022 нче елга  максатлар һәм бурычлар куярбыз.

Узып киткән ел безнең өчен өч зур чара белән бәйле булды. Беренчесе - Бөтенроссия авыл Сабантуен һәм Мөслимнең 300 – еллыгын уздыру булды. Күпмилләтле илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче 35 меңнән артык кунак кабул ителде. Халкыбызның йөзек кашы булган бәйрәм  зур әзерлек белән үткәрелде.

Икенче зур чара – Россия  Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узды. Шулай ук, җирле үзидарә органнарына депутатлар  һәм авыл җирлеге башлыклары сайланды. Район халкы сайлауларда актив тормыш позициясен күрсәтте.

Өченчесе – районыбызда    октябрь – ноябрь айларында ил күләмендә узган халык санын исәпкә алу кампаниясе башкарылды. Бөтенрәсәй халык санын алу кампаниясендә районыбыз халкы актив  катнашты.

  2. Авыл хуҗалыгы

Без авыл хуҗалыгы районы, икътисадыбызның да күп өлеше шул өлкәнең үсешенә бәйле.

Кызганычка каршы,  һава шартларының аномаль кызу торуы сәбәпле, авыл хуҗалыгы тармагында  көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмады. Җирлектә өч төрле корылыкның барысы да күзәтелде: бу  туфрак, һава корылыгы һәм  кайнар җил.

2021 нче елда бөртекле культуралар 52 830 гектарда,  көнбагыш – 6 550 гектар, рапс – 8 335 гектар, шикәр чөгендере – 2 415 гектар, азык культуралары 5100 гектарда  игелде.

Бөртеклеләрнең уртача гектар биреме 12,4 ц. тәшкил итте. Узган ел  белән чагыштырганда бу күрсәткеч гектарыннан 18 ц. кимрәк булды.

Шунысы куанычлы: ел коры килүгә карамастан, район агрофирмаларында  техник культураларны зур мәйданнарда чәчү  елны рентабельле төгәлләргә мәмкинлек бирде.

Техник культураларның уртача гектар биреме 13,2 ц. тәшкил итте, шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 176 ц. уңыш жыеп алынды.

Терлекчелеккә килгәндә,  районда  бу уңайдан ике төрле тармак киң үсеш алды. Эре мөгезле терлек үстерү һәм кошчылык.

Агымдагы елның 1 февраленә район буенча 4254 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 1851 башы сыерлар. 2021 нче елда барлыгы 12 930 тоннадан артык сөт житештерелде һәм сатылды. Бер савым сыерыннан 8 116 кг сөт савылды. Алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 154% тәшкил итте.

Район буенча көнлек сөт җитештерү 41,6 тоннага җитте, узган ел белән чагыштырганда 18,8 тоннага  артыграк, үсеш - 182%. 

Узган елда,   районның терлекчелек тармагын үстерүгә- "Август-Мөслим" хуҗалыгында 1200 баш савым сыерына исәпләнгән роботлаштырылган сөтчелек комплексын эшләтеп җибәрү зур этәргеч бирде.

Ит җитештерүгә килгәндә барлыгы  6627 тн продукция алынды - үсеш 126 % тәшкил итте. Шуның эченнән 775 тн мөгезле эре терлек ите, 5852 тн кош ите.

Гомумән алганда,  2021 нче елда авыл хуҗалыгы оешмалары 2 млрд. 944 млн. сумлык продукция җитештерде. Бу узган ел белән чагыштырганда  12% ка артык.

Киләчәктә үсеш потенциалын терлекчелектә күрәбез.  Агымдагы елда “Август- Мөслим” компаниясе тагын 1200 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексын ачып сафка бастырачак. Сөт җитештерүдә күрсәткечләребез тагын да үсәчәк.

Авыл хуҗалыгы тармагының соңгы 5 елын карасак - тулай продукциянең үсеш динамикасы 197 % тәшкил итте.

 Бугенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәткәренә туры килгән уртача хезмәт хакы - 37 мең сум.

Соңгы 5 елда авыл хужалыгы тармагына барлыгы 7 млрд сумнан артык инвестиция кертелде. Күп хуҗалыкларның материаль-техник базасы тулысынча яңарды. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә.

Мәсәлән, «Август-Мөслим» компаниясе җирлеккә 4,5 миллиардтан артык инвестиция кертте.

Шул исәптән:

- роботлаштырылган  сөт комплексы сафка басты;

- техника паркы яңарды- тракторлар, агрегатлар  комбайннар алынды;

- икмәк кабул итү  элеваторына комплекслы реконструкция эшләре  үткәрелде һ.б.

Шуның белән беррәттән, җирлектә күп еллар уңышлы эшләп килүче «Родные края – Туган як» агрофирмасы да районның икътисадый үсешенә зур өлеш кертте.

Инвестор “Чаллы -икмәге” 1,5 млрд.  инвестиция кертеп  яңа техникалар сатып алды, авыл хуҗалыгы корылмаларын төзеде (яңа склад, ашлык киптергеч комплексы һ.б.)

 “Намус” агрофирмасы да җирлегебездә матур күрсәткечләр белән эшләп килә. Күп еллар эшкәртелмәгән җирләргә 1 млрд сумлык инвестиция кертеп, техника алып, басуларыбызны кулланышка кертте. Районда чәчү әйләнешенә шикәр чөгендерен кайтарды.

Фермерлар - Исламов, Авзалов, Аюпов, Нуретдинов һәм башкалар да үз базаларын даими ныгытып, матур күрсәткечләргә ирешәләр. Бүгенге көндә алар башкарган зур хезмәт нәтиҗәсендә үсемлекчелектә үсештә барабыз.

Районда шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативлары да матур гына эшләп килә. "Фаиза" кулланучылар кооперативы сыр җитештерү цехы төзи. Инвестицияләр күләме 140 млн. сумны тәшкил итте.

 Агымдагы  елга да район буенча инвестицияләр планы кабул ителде. Алга таба да оешма - предприятиеләрнең үсешен тәэмин итү өчен эшмәкәрләр, инвесторлар белән аңлашып, хезмәттәшлек урнаштырып даими эш дәвам итәчәк.

Шул уңайдан, авыл хезмәтчәннәренә, агрофирмаларга тырыш хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм! Киләчәктә дә җирлегебез өчен хезмәт кылып, матур күрсәткечләргә ирешергә язсын!

Мөслим районы кошчылык тармагында эшләп килүче фермерлары белән бөтен Рәсәйгә танылды.

Узган ел 30 кошчылык мәйданчыгы эшләп килсә, хәзерге вакытта  бу сан 35 кә җитте. Соңгы  елларда бу тармакта  инвестиция күләме якынча 1 млрд сумны тәшкил итте.

Кошчылык тармагы бушаган фермаларда оеша. Кешеләргә эш урыннары барлыкка килә. Барлыгы әлеге юнәлештә  300 кеше  хезмәт куя.

Кошчылыкта югары технологияле җитештерү белән Шангараев Дамир, Хамадишин Ирек, Сахипгараев Алмаз, Гыймаев Рафаэль, Зиннуров Илгиз кебек егетләребез  киң шөгыльләнә.

Кош итен җитештерү буенча  Республикада 6 нчы урында торабыз. Фермер хуҗалыклары арасында Республика буенча  1 нче урында.

2021 нче елда Дамир Шангараев фермер хуҗалыгында эмбрион җитештерү күләме 20 миллионга  җитте, 2020 нче ел белән чагыштырганда үсеш 111 %- ны тәшкил итте.

2022 - 2023 нче елларда эмбрион җитештерү күләмен арттыру максатында өстәмә яңа заманча җиһазландырылган ферма төзү һәм инкубатор станциясен сафка кертү планлаштырыла. Гомуми инвестиция күләме 300 млн. сумны тәшкил итәчәк.

2021 нче елда Гыймаев фермер хуҗалыгы 360 мең бройлер чеби үстерерлек комплексны сафка бастырды.

Бу комплекс сезонга 1000 тн кош ите җитештерә ала. Шулай ук, сәгатенә 1500 баш кош-корт чалып, бер сменага 15 тн. ит җитештерү күәтенә ия булган сугым цехын эшләтеп җибәрде. Бу ит җитештерүне тулы ябык цикл форматында оештырырга мөмкинлек бирде.

Районда 8023 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Аларда  7 меңгә  якын эре мөгезле терлек, шул исәптән 3 мең баш сыер бар.

Әлбәттә, безнең өчен барлык күрсәткечләргә ирешүдә дәүләт программаларының ярдәме зур этәргеч булды. Дәүләт ярдәме булмаса мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде.

Узган елда  район буенча барлыгы 690 млн. сумлык субсидияләр алынды. Шул исәптән: сөт комплексы төзү өчен – 178 млн, нәселле терлек алу өчен- 177 млн., техника яңарту өчен – 140 млн,  минераль ашламалар сатып алу өчен – 31,5 млн. күләмендә ярдәм күрсәтелде һ.б.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да 7,4 млн. сумлык дәүләт ярдәме бирелде.

Шул мөмкинлектән файдаланып, безнең районга күрсәткән ярдәм өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Минңехановка, дәүләт җитәкчеләренә  зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бүгенге көндә районның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 2022 нче ел уңышы өчен минераль ашлама ташу бара. Район буенча һәр гектарга 61 кг тәэсир итүче матдәдә ашлама тупланды. Бу курсәткечне елдагыча 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә басуларга кертү бурычы куелды. 

План буенча 2022 нче ел өчен җитәрлек күләмдә ГОСТ таләпләренә туры килерлек орлык складларга салынды (16 600 тонна – 151%). Шуның өстенә орлык фондын яңарту максатыннан хуҗалыкларга 1700 тн. югары репродукцияле орлыклар кайту көтелә.

Бүгенге көндә машина - трактор паркларында кызу эш өсте. Барлык техникаларны  язгы кыр эшләренә әзерлиләр. Район буенча трактор ремонты 76% күләмендә үтәлде, 90% чәчкеч ремонтланды, тырма ремонты төгәлләнде. 

Узган ел авыл хуҗалыгы өчен авыр булса да, 2022 нче елга хуҗалыклар ныклы әзерлек белән керәләр.

Алдагы елга алдыбызга зур максатлар куябыз. Районыбызда:

  • 150 мең тонна икмәк үстерү, үсеш – 230%
  • 7100 тн. ит җитештерү, үсеш 106%
  •  18 500 тн сөт җитештерү, үсеш 143%

Бердәм булып тырышып эшләгәндә, бу  күрсәткечләр безнең район өчен башкарып чыгарлык. 

 

Хөрмәтле Фәрид Хәйруллович, депутатлар!

3.Икътисад

Бүгенге көндә җирлекнең  киләчәге икътисадның  торышына турыдан-туры бәйләнештә.

Районда тулай территориаль продуктның:  47%- ты авыл хуҗалыгына ,  9%- ты сәнәгатькә ; 10% - ты төзелешкә;  34 %-ты башка төрләргә туры килә.

2021 нче елда тулай территориаль продукт 6,6 млрд. сум, сәнәгать җитештерүе индексы 127,4%  тәшкил итте. Төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 2,2 млрд. сум булды.

Гомумән алганда, районның күпчелек предприятиеләре җитештерелә торган продукция күләмен үсеш белән тәмамладылар.

Сәнәгать өлкәсенә килгәндә безнең флагман булып «Агромастер» җитештерү компаниясе тора. Компания 250 төрдән артык авыл хуҗалыгы техникасын җитештерә. Россиянең авыл хуҗалыгы машина төзелеше предприятиеләре арасында  беренче бишлектә тора.

Компаниядә   300 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 79 мең сум тәшкил итә.

Шулай ук, җирлектә Мөслим сөт комбинаты эшли. Анда май, коры майсыз сөт һәм коры эремчек җитештерелә. Сөт эшкәртү күләме елына 11 мең тн. тәшкил итә. Бүгенге көндә предприятиедә 90 кеше эшли.

Районда тагын бер эре сәнәгать оешмасы - «Август-Мөслим» икмәк кабул итү предприятиесе эшләп килә. 2021 нче елда предприятие 50 171 тн икмәк кабул итте. Оешмада 70 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 36 848 сумны тәшкил итә.

Район икътисады үсешенә кече һәм урта бизнес зур йогынты ясый. Мөслим районы территориясендә 461 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, 698 үзмәшгульлек субъекты бар, аларның саны елдан-ел арта.

2021 нче ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше 41% тәшкил итте. Район буенча уртача айлык хезмәт хакы 34 165 сум булды. (Республика буенча – 43 394 сум ) .

2022 нче елның 1 нче гыйнварына теркәлгән эшсезләр саны 51 кеше, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,5% ны тәшкил итә. ( Республика буенча эшсезлек дәрәҗәсе – 0,56 %)

5.Социаль инфраструктура

Халыкка яхшы тормыш шартлары тудыру - төп эш юнәлешебез булып тора. Бүген районда яшәү шартлары уңайлылык ягыннан шәһәрдән  калышмый дип әйтергә тулы нигез бар.

 Форсаттан файдаланып, район халкының көндәлек көнкүреш ихтыяҗларын башкарып,  хезмәт күрсәткән газучасток, подстанция , “Таттелеком”, “Мөслим инҗенерлык челтәренә” һәм “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” оешма-предприятие коллективларына зур рәхмәтемне җиткерәм!

 Сез булганга өйләребез һәм биналарыбыз якты, җылы, урамнарыбыз матур һәм юлларыбыз чиста !

Районыбыз Татарстанда төзелеш буенча Президент программалары кысаларында тормышка ашырылган 40 программаның 20 дә  катнашты.

Узган ел районда республика Программалары хисабына 357 млн. сум күләмендә капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылды.

Шул исәптән, юллар торышын яхшырту : төзү һәм ремонтлау эшләренә барлыгы 271 млн.сум акча тотылды.

Агымдагы  елда да дәүләт программаларында актив катнашып район халкының яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә эшебезне дәвам итәрбез.

Шуның өстенә ,  районыбызга дәүләт программаларыннан тыш район халкын күптән борчыган мәсьәләләрне чишү өчен социаль объектларны төзү буенча Президентыбызның карары чыкты.

  • Бу карарда Мөслим техникумына 130 урынны тулай торак төзү, Г.Тукай мәктәбенә 200 урынлы актлар залы төзү һәм “Яңарыш” микрайонындагы 3 урамга асфальт юл салу күздә тотыла.

Бу урында шуны өстәп әйтергә кирәк, бу социаль объектларны гамәлгә кертү яшь буыны тәрбияләүдә уңай чагылыш табачак һәм тормышыбызны тагын да яхшырак итәчәк.

6. Мәгариф

Районыбызда мәгариф тармагы әйдәп баручы тармакларның берсе булып тора, соңгы елларда аның ныклы базасы булдырылды.

Бүген районда 31 гомуми белем бирү учреждениесендә  3 102 бала белем һәм тәрбия  ала.

Шул исәптән: 2219 бала - мәктәпләрдә, 806 бала - балалар бакчасында, 77 бала – Түбән Табын интернат мәктәбендә укый.

 Мөслим политехника техникумында 4 юнәлеш буенча 195 студент белем ала.

Мәктәпкәчә белем бирү белән колачлау -69% тәшкил итә. Балалар бакчаларында төркемнәрнең тулылыгы -1 урынга 0,9 бала.

Мәктәп алды белем бирү учреждениеләрендә балаларны колачлау - 100% тәшкил итә.

Мәктәп автобусларында 408 укучыны, 20 маршрут буенча 12 мәктәпкә илтү оештырылган.

Районда укучылар  кайнар ризык белән 100% тәэмин ителгән. Туклану сыйфатын тикшерү максатыннан ата-аналар контроле оештырылган.

Мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 456  педагог эшли, шул исәптән мәктәпләрдә - 384, балалар бакчасында-72 кеше хезмәт куя.

Укытучыларның уртача яше - 43 яшь. Пенсия яшендәге педагогларның өлеше 8% тәшкил итә. Бүгенге көндә мәгарифтә кадрлар җитмәү проблемасы бар. Аның өстендә даими эш алып барыла.

Узган елда 8 укучыбыз “Татарстан Республикасында булачак укытучыларны әзерләү буенча стипендия ярдәме " проектында катнашып югары уку йортына укырга керделәр.

 Әлеге проект ярдәмендә, агымдагы уку елында кадрлар составы дүрт яшь белгеч белән тулыланды.

Елның - елына мәгариф учреждениеләре республика күләм үткәрелгән бәйгеләрдә һәм Грантларда катнашып җиңүләр яулыйлар.

Мәсәлән, Мөслим лицее командасы «Россиянең иң яхшы мәктәбе -2021» Бөтенроссия конкурсының финалында катнашып, Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. Бәйгедә барлыгы Россиянең 3105 мәктәбе катнашты.

Конкурс биремнәре мәктәп директорының, укыту-тәрбия һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының бердәм команда булып эшләвен бәяләде. «Россиянең иң яхшы 100 директоры» исәбенә Мөслим лицее директоры Хәбибуллина Лилия Ягди кызы (хәзерге вакытта Мөслим районы Мәгариф идарәсе начальнигы) керде, директор урынбасарлары Хәсәнова Гүзәл Нурбаян кызы һәм Латыйпова Алсу Гали кызы «Россиянең иң яхшы 100 директор урынбасары” исемлегендә. 

       

    Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре

2021 нче елда Бәрдәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре сигез фән буенча 2020 нче ел белән чагыштырганда югарырак булды.

Өч фәннән: химия, биология, информатика буенча без республикада беренче унлыкка кердек.

22 чыгарылыш сыйныф укучысы югары баллы нәтиҗә күрсәтте. 15 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 37%-ы 10 нчы сыйныфта укуларын дәвам итте, калганнары урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керде.

Сәләтле балалар белән эшләү

Соңгы өч елда мәктәп укучыларының олимпиада, конкурс хәрәкәте уңай динамикада бара. 2020-2021 нче уку елында республика олимпиадасының йомгаклау этабында 25 укучы призер булды, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында – 1 җиңүче һәм 6 призерыбыз бар.

Балаларыбызның сәләтен ачуда районыбызның сәнгать һәм спорт мәктәпләре, Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең роле бик зур. Бүген аларда 1242 бала шөгыльләнә.

Районыбызның мәгариф оешмалары «Мәктәп волейбол лигасы» республика проектында актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

               Хөрмәтле Фәрид Хәйруллович!

Форсаттан файдаланып, Татарстанда бу проектның оештыручысы буларак Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!   

  Матди-техник база

2021 нче елда «Мәгариф» милли проектының  «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында районның биш мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре эшли башлады.

Бүгенге көндә «Цифрлы икътисад» федераль проекты кысаларында барлык мәгариф оешмаларында да җепселле-оптик элемтә линиясе үткәрелде.

Әлбәттә, бүген инде укыту-тәрбия процессы эчтәлегенә игътибарны арттырып, ирешелгән уңышлар белән генә тукталып калмыйча, дистә елларга алга карап эш итү зарури.

7.Мәдәният

Мәдәният  -   халыкның күңел көзгесе, горурлыгы; мәдәни чараларда катнашу кешенең рухи халәтен сафландыру, күңел байлыгын, милли аңын үстерүне күзаллый. Андый чаралар районыбызда, билгеле авырлыкларга карамастан, узган елда да шактый булды.

2021 нче ел - Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы байрагы астында узды. Бу ел  традицион халык иҗатын сәхнәгә кайтарырга, милли моң, онытыла башлаган халык уен коралларына, халык фольклор ансамбльләренә игътибар итүгә зур этәргеч бирде.

Әлеге дулкында “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле Бөтенроссия һәвәскәр иҗат коллективлары арасында уздырылучы фестиваль-бәйгедә җиңү яулады. Ансамбль Мәскәү сәхнәсендә Татарстан данын яклау хокукы алды һәм 2 млн. сум күләмендә Грант отты. Шул Грант акчасына материаль базасын ныгытты: костюмнар тектерелде, уен кораллары алынды.

 Шулай ук, авыл мәдәният йортларында эшләп килүче “Рябинушка” рус халык фольклор ансамбле, “Усыкай буйлары” кряшен халык фольклор ансамбле, “Полер кас” мари халык фольклор коллективлары да районыбызның һәм Республика мәдәни чараларының бизәге булып торалар. 

Балаларыбыз да төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп осталыкларын үстерәләр һәм бәйгеләрдә катнашалар.

“Ык буйлары” җыр һәм бию халык ансамбле, “Мизгел”, “Асса”, “Мөслим йолдызчыклары” бию төркемнәре, аерым башкаручылар узган елда да сынатмадылар, дәрәҗәле төбәкара һәм Республика бәйгеләрендә җиңүләргә ирештеләр.

Тулы канлы эшчәнлек алып бару өчен мәдәният учакларының материаль базасының ныклы булуы мөһим. Узган ел да бу өлкәдә эш тукталып тормады: җирле бюджет хисабына мәдәният йортларына 3 млн. сумлык җиһаз алынды, 436 меңгә сәхнә костюмнары тектерелде. Республика ярдәме белән 830 мең сумлык җиһаз кайтарылды.

Узган ел дәвамында мәдәният оешмалары 4 млн сум күләмендә Россия һәм Татарстан хөкүмәте Грантларын отып үзләренең материаль-техник базаларын тулыландырды.

Шуңа өстәп , быел мәдәният бүлегенә балаларыбызны, фолкьлор һәм үзешчән коллективларыбызны төрле республикакүләм конкурс-бәйгеләрдә катнаштыру өчен 45 –урынлы автобусны сорап мөрәҗәгать ителде. Мәсьәлә уңай хуплау тапты, кайтарту буенча сөйләшү эшләре бара.   

 

8.Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше.Яшьләр сәясәте

Бүген районда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 55,2% тан артып китте.

Ел нәтиҗәләренә килгәндә, республикада системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр буенча 9 нчы урында торабыз.

Спорт мәктәбендә бүген шөгыльләнүче балалар саны  527 гә җитте. Спорт министрлыгының рейтинг күрсәткечләре буенча, спорт резервы әзерләү һәм базалы спорт төрләрен үстерүдә үз группабызда 7 нче урынны алып торабыз.

Соңгы еллардагы спорт өлкәсен финанслау, яңа универсаль спорт залын ачу, спорт мәйданчыклары төзү, заманча җиһазлар алу бу тармактагы күрсәткечләргә уңай йогынты ясады.

Нәтиҗәдә, 2021 нче елда спортсмен егетләребез Бөтенрәсәй ярышларында кул көрәше, бадминтон, билбау буенча чемпион булдылар.

Ә гомумән алганда, 2021 нче елда районыбызда 24 Рәсәй , 66 Татарстан чемпионнары һәм призерлары Мөслимебезне таныттылар. Балаларны югары күрсәткечләргә ирештергән остаз-тренерларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүген Мөслимебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сәламәтлеге турында кайгыртучы, даими спорт залларга йөрүче яшьләр, өлкәннәр, гаиләләр булу матур күренешкә әйләнеп бара.

 Яшьләр сәясәте дә районыбызда аерым зур тармак булып тора. “Мизгел” яшьләр үзәге, “ФОРПОСТ” үзәге актив эшләп киләләр.

“Мизгел” яшьләр үзәге каршында оешкан “Игелек уят” волонтёрлар хәрәкәте дә актив эш алып бара. Алар 2021 нче  елда узган “Эколидер” республика конкурсында 2 нче урын яуладылар.

2022 нче елда “Мизгел” яшьләр  үзәге бинасының дизайн проектын эшләүгә хөкүмәтебез тарафыннан акча бүлеп бирелде. Максатыбыз яшьләр үзәгенә яңа заманча төс кертү, яшьләрне тарту. 

Димәк, яшьләребезне җирлеккә җәлеп итү - алар белән бер дулкында булып, аңлашып, матур проектларын тормышка ашырып , сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, буш вакытларын файдалы һәм кызыклы уздыру өчен мөмкинлекләр тудыру мөһим бурычларыбызның берсе булып торачак.

9.Сәламәтлек саклау өлкәсе һәм демографик хәл

Чыгышымда сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылмыйча китә алмыйм. Белгәнегезчә, ел бик үзенчәлекле булды.

Район үзәк хастаханәсендә тәүлек әйләнәсенә 70 койкага һәм көндезге 27 койкага исәпләнгән стационар халыкка хезмәт күрсәтә. Көндезге 10 койка белән Иске Карамалы табиб амбулаториясе эшләп килә. Районда  39 фельдшер-акушерлык пункты бар.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 272–е хезмәткәр эшли, шуларның 44 -е табиб,  1-е фармацевт, 160-ы урта медицина персоналы, 67-се башка хезмәткәрләр.

Узган  елда өч табиб эшкә кайтты. Табиблар белән тәэмин ителеш – 97,3% тәшкил итә. Урта медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеш – 93,6%.

Районда табибларның уртача яше - 43 яшь, пенсия яшендәге табиблар - 7 кеше (18%).

Бүгенге көндә 17 табиб 2 һәм аннан да күбрәк белгечлеккә ия. Шуның нәтиҗәсендә халыкка күп белгечлекләр буенча медицина ярдәме күрсәтә алабыз.

«Земский доктор» программасы буенча барлыгы 34 табиб кайтты, шуларның 30-ы бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен алган.

Табибларлар белән тәэмин ителеш яхшы булсада да, түбәндәге белгечләргә ихтыяҗ бар: онколог, ашыгыч медицина ярдәме табибы, табиб - фтизиатр, эпидемиолог.

Статистика саннарына килгәндә:

-  районда  19 081 кеше исәпләнә;

- узган ел районда 159 бала дөньяга килде, шулай ук ни кызганыч 430 кешене югалттык.

Әлбәттә, узган ел районда үлүчеләр саны артуга эпидемиологик хәлнең үзенчәлекләре дә йогынты ясады.

Профилактик чараларга килгәндә узган ел барлыгы :

- 4058 кеше диспансеризация узды, бу планның 97% ын тәшкил итте;

- профилактик медицина тикшерүләрен 981 кеше узды, бу планның 102% тәшкил итте.

Узган  елда зурлар арасында 1372 очрак пневмония теркәлде, балалар арасында 188 очрак булды. 

Шуны әйтергә кирәк,  узган ел катлаулы эпидемиологик хәл авыр пневмонияләрнең үсүе белән характерланды.

 Районда йогышлы авырулар бүлегендә пневмонияле 470 кеше дәваланды.

Белгечләр фикеренчә, вакцинация ясату пандемияне туктатуның  иң мөһим ысулы. Бу уңайдан, мобиль  вакцинация ясау пунктлары оештырылды. Районга план буенча 12 190 доза вакцина ясату бурычы куелды, үтәлеш – 146,6 %тәшкил итте. Өлкән буын 60+ буенча план 5331 доза, үтәлеш - 77 % булды.

 Бу катлаулы чорда райондашларыбызга тиешле медицина ярдәме күрсәткән барлык үзәк шифаханә табибларына, шәфкать туташларына, авылларда эшләүче фельдшерларыбызга, бу эштә катнашкан барлык башка хезмәткәрләргә зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Матди базаны ныгыту

2021 нче елда республика бюджеты хисабына үзәк шифаханәдә  10 млн 655 мең сумлык капиталь ремонт эшләре үткәрелде.

Шулай ук, Форд - Транзит маркалы ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, 4  - ЛАДА-Ларгус автомобиле,  ЛАДА-гранта һәм  УАЗ-Патриот автомобилләре бирелде.

Барлыгы 2021 нче елда шифаханәгә 19 млн. сумнан артык җиһаз сатып алынды.

Сәламәтлек саклау өлкәсенең  матди-техник базасын ныгытуда иганәчеләр дә зур ярдәм күрсәттеләр. Бу урында, “Агромастер” компаниясенең җитәкчесе Илгиз Исламов гаиләсенә дә барлык райондашлар исеменнән аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Илгиз Исламов ярдәме белән шифаханәгә 2 млн. сумлык видеоколоноскоб аппараты, бер миллион сумга  12 кислород концентраторы һәм 4 млн сумга  башка медицина җиһазлары алынды.

Шулай ук, бу авыр чорда шифаханәгә ярдәм иткән “Август” фирмасына , районның башка иганәче эшмәкәрләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.  

Әйе, бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлегебезнең  нәтиҗәсе бар. Заман таләпләренә җавап бирүче ныклы материаль-техник база булдырылды. Ләкин, бу өлкәдә хәл ителәсе мәсьәләләр дә күп.

Шуны исәпкә алып Мөслим районында сәламәтлек бишьеллыгы буенча эш башлап җибәрдек һәм программа кабул ителде. Программаның исеме  гади һәм күләмле "Сәламәтлек бишьеллыгы". Бу программа биш төп юнәлештән тора:

  • Сәламәтлек саклау өлкәсе:
  •  чирләрне алдан кисәтү максатыннан профилактик - диагностик чаралар уздыру
  • Физик культура һәм массакүләм спорт юнәлеше: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау
  • Мәгариф өлкәсе :
  • яшь буында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү
  • Мәдәният өлкәсе :
  • рухи сәламәтлек культурасын тәрбияләү.

Тагын бер  мөһим юнәлеш:

  • Өченче буын –  физик һәм социаль иминлек.

Бу Программа буенча  эшебезне башлап та җибәрдек.

Мөслим районының “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында Сәламәтлек саклау министрлыгына районыбызга компьютер томографы кайтарту  мөрәҗәгате белән чыктык һәм министрлык тарафыннан уңай җавап бирелде. Бу чара үтәлсә,  районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсендә ,  һичшиксез уңай үзрәгешләр күзәтеләчәк.

Бу программа якындагы биш елга районның өстенлекле эш юнәлеше булыр. Программаны тормышка ашыруда барыгызны да актив катнашырга чакырып калам.

10.  Зур чаралар

2022 нче ел - Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, республика җитәкчелеге тарафыннан  халыкка муниципаль хезмәт күрсәтүнең электрон форматта киң кулланышын тәэмин итү бурыч итеп куелды.

Без бу эшкә ныклап керештек      һәм эшне үзебездән башларга булдык. Муниципаль хезмәткәрләрнең  эшчәнлеген яхшырту, эш сыйфатын күтәрү, эш бүленешен һәм үтәлеш вакытын контрольдә тоту өчен СРМ системасында Projecto программасы буенча эшли башладык.

Бу программаны куллану куелган бурычларны үз вакытында оператив рәвештә башкарып чыгарга этәргеч булыр дип ышанып калабыз. 

2022 нче ел Рәсәйкүләм  – Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде.

Быел шулай ук, Идел Буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан , районда эш планы төзелде. Мөслимебез - элек-электән  гыйлемле, әхлаклы,   мәдәни мирасы бай булган җирлек. Бу турыда буыннан-буынга күчкән истәлекләрдән,  тарихи материаллардан укып беләбез.  

Шул уңайдан, Олы Чакмак авылында 1906 нчы  елларда төзелгән мәдрәсәгә реконструкция эшләрен башларга планлаштырабыз. Биредә халкыбызның рухи мирасын саклау һәм киләчәк буынга җиткерү өчен музей ачырга ниятлибез.

Бүген чыннан да, районыбызда халыкның яшәү шартларын яхшырту, яхшы сыйфатлы, уңайлы итү  өчен барысы да эшләнә. Бу  эшләрне Татарстан Республикасы Президенты, дәүләтебезнең ярдәме булмаса башкарып та булмас иде.

Шуңа күрә дә мин, Фәрид Хайруллович сезнең бүгенге сессиядә катнашуыгыздан файдаланып, барлык мөслимлеләр исеменнән, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Минңехановка, Республика Хөкүмәтенә, министрлыкларга һәм ведомстволарга районыбызга булган игътибар өчен зур рәхмәтебезне җиткерәм.

12.Наказлар

Хөрмәтле Фәрид Хайруллович, депутатлар, чакырылган иптәшләр!

Соңгы елларда Бердәм Россия сәяси партиясе тарафыннан сайлау алды компаниясе вакытында “Мобиль кабул итү пунктлары” булдыру, “Минем депутат” онлайн платформасы аша сораулар кабул итү халык өчен бик уңайлы мөрәҗәгать итү ысуллары булып табылды.

2019 нчы елгы Татарстан Республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында безнең район буенча 36 наказ кабул ителеп аларның 18-е  муниципаль юл картасына, ә 14-е  Республика юл картасына кертелде, 2 наказ шәхси характерда иде.

Бүгенге көнгә әлеге наказлар буенча, юлларны төзекләндерү, су системасын яңарту, урам утларын төзекләндерү һәм  социаль объектларны яңарту өстендә даими эш алып барыла. 

2021 нче елда узган Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алды компаниясендә Мобиль кабул итү пункты аша 104 наказ кабул ителде. 

Аларның 37-се  Федераль дәрәҗәдә үтәлү өчен җибәрелде, 55 мөраҗәгать республика дәрәҗәсендә эшләп килүче программаларга кертү өчен тапшырылды, 12 наказ муниципаль этапта башкару өчен эшкә алынды. 

Әлбәттә, әлеге наказларның күбесен республикабызда кабул ителгән дәүләт программалары хәл итеп килә. Киләчәктә дә бу программалар эшләсеннәр иде дигән теләктә калабыз.   

Узган ел санитар-эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып халык өчен үткәрелүче онлайн очрашулар да  бик уңайлы булды. Мөмкинлек табып очрашуларга килгән депутатларыбыз, дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинандович Ягафаровка, Дәүләт Советы депутаты Альберт Галимзянович Хабибуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авыр тынгысыз эшегездә уңышлар телибез.

Бүгенге көндә барлык дәрәҗәдәге депутатларның уртак гамәлләре -  бердәм максатка ирешүгә, халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән.

13.Йомгаклау

Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!

Барлык саннар һәм нәтиҗәләр артында һәрберебезнең  көндәлек хезмәте тора. Бу уңайдан депутатлар корпусына, авыл җирлеге башлыкларына һәм район халкына актив  хезмәттәшлек һәм теләктәшлек өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Алга таба да милләтебезне саклау юнәлешендә, киләчәккә ышаныч   белән, яшәү рәвешебезнең ныклы нигезе итеп – рухи-әхлакый үсешне алга куеп, бербөтен булып эшләрбез дип ышанам. Ул вакытта нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр.    

                 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Последнее обновление: 10 июня 2022 г., 09:28

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International