Доклад главы. Итоги 2023 года

 

Мөслим муниципаль районы Башлыгы

Хуҗин Альберт Робертович чыгышы

 

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының 2023 нче елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2024 елга куелган бурычлар

 

 

Хәерле көн, хөрмәтле Марат Готович!

депутатлар, райондашлар, киңәшмәдә катнашучылар!

 

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының 2023 нче елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2024 елга куелган бурычлар турында сөйләп китәргә рөхсәт итегез.

 

Тулаем территориаль продукт

 

2023 ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт күләме 8,4 млрд. сум тәшкил итте. Тулаем территориаль продукт структурасы слайдта күрсәтелгән.

Узган елда сәнәгать җитештерүе индексы 82,9% тәшкил итте. Бу индекска тәэсир итүче күрсәткеч булып Мөслим сөт комбинатының хуҗалары алышынуы, продукция җитештерүнең азаюы һәм сату күләменең кимүе тора.

Район буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 2,89 млрд. сум, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 100% тәшкил итте.

 

Сәнәгать

Сәнәгать предприятиеләре эше район икътисадында мөһим урын алып тора.

Районның иң эре сәнәгать предприятиесе - «Агромастер» җитештерү компаниясе. Ул авыл хуҗалыгы техникасының 250дән артык төрен җитештерә. Агымдагы елда гына да предприятие 4 яңа агрегат (чәчү комплекслары һәм туфрак эшкәртү техникасы) җитештерә башлады. Моннан тыш, предприятие тәгәрмәчле тракторлар җитештерү өчен сертификат алды, һәм бүген Агромастер 500 ат көченә хэтле ия булган куәтле тракторлар җитештерә.

Импортка бәйлелекне киметү максатыннан, компания үзе җитештерә торган техникалары өчен комплектлаучы: стойкалар, лапалар, вентиляторлар, гидроцилиндрлар, дозаторлар һәм башкаларны җитештерүне шактый киңәйтте һәм җайга салды. Бу яңа заманча җиһазлар сатып алу хисабына мөмкин булды. Соңгы елларда станоклар һәм җиһазларга 500 млн. сумнан артык инвестицияләр кертелгән.

2023 елда «Агромастер» компаниясе «Машина төзелеше өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә Россия Федерациясендә 1 нче урынны алды. Әлеге җиңү, “Агромастер” да җитештерелгән продукциягә югары ихтыяҗның Россиядә генә түгел, ә якын чит илләрдә дә булуын раслый.

2023 елда 1 млрд. 985 млн. сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елга карата 104 % тәшкил итә. Компаниядә барлыгы 235 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 86 мең сум тәшкил итә.

Җитештерү күләмнәре үсә, предприятиенең икътисадый хәле тотрыклы.

Район өчен тагын бер мөһим предприятие булып май һәм коры сөт җитештерә торган Мөслим сөт комбинаты тора. Агымдагы елда комбинатка яңа идарәче милекче - Удмуртиядән “МИР” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте килде. Узган ел предприятие җитештерү күләмен киметте. Хәзерге вакытта җитештерү күрсәткечләрен торгызу эшләре бара.

Без кече һәм урта эшкуарлыкны актив үстерәбез. Эшкуарлыкның тулаем территориаль продукттагы өлеше 40,6%. Район территориясендә 484 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шулардан 385 шәхси эшкуар һәм 99 юридик зат. Бу секторда 2 565 кеше эшли.

Районда яңа производстволар һәм сәүдә нокталары ачыла. Әйтик, узган елда шәхси эшмәкәребез Ильясова Илиза балалар кафесы һәм балалар өчен мавыктыргыч үзәге булган яңа форматтагы сәүдә үзәге төзи башлады. Инвестицияләр күләме 100 млн. сумнан артык.

Үзмәшгульләребез дә үз бизнесын уңышлы үстерәләр, аларның саны узган ел белән чагыштырганда 213 кешегә арткан һәм 1 149 кеше тәшкил итә.

Районда эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү максатларында даими рәвештә бизнес белән очрашулар уздырыла, аларда эшкуарларга ярдәм чаралары, җирне, милекне арендалау мәсьәләләре һәм эшчәнлек барышында барлыкка килә торган башка мәсьәләләр тикшерелә.

Район федераль һәм республика тарафыннан тәкъдим иткән ярдәм чараларыннан тулысынча файдалана.

2023 ел йомгаклары буенча район бизнесы 1 млрд. 154 млн. сумлык федераль һәм республика ярдәм чараларын алды.

2024 елның 1 гыйнварына эшсезләр саны 20 кеше тәшкил итә, теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе 0,20%. Уртача хезмәт хакы район буенча 46 222 сум тәшкил итә. Үсеш темпы 120%. Хәзерге вакытта районда 40 эш урынына вакансияләр бар. Булган вакансияләр буенча мәгълүмат даими рәвештә "Россиядә эш" Порталында актуальләштерелә.

2023 елда районның берләштерелгән бюджетының керем өлеше 101,5% ка (ягъни 371,92 млн. сум) башкарылган.

 

Авыл хуҗалыгы

Агросәнәгать комплексы - район икътисадының алдынгы тармакларының берсе. Районның икътисади актив халкының 84 %-ы авыл хуҗалыгында эшли.

Хәзерге вакытта районда 4 эре инвестор - «Чаллы икмәге», «Август-Агро», «Агросила» һәм Агромастер компаниялары эшли. Шулай ук, районда 61 крестьян (фермер) хуҗалыгы үз эшен алып бара.

Узган 2023 елда тармактагы уртача айлык хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 38% ка артыграк.

Еллык тулай продукция 4,1 млрд.сум булды. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч кимрәк. Моның төп сәбәпләренең берсе – һава торышы. Ләкин, язгы суык белән җәйге корылыкка карамастан, һәр гектарга 101 кг тәэсир итүче матдәдә ашлама кертү, үсемлекләрне тамырдан һәм яфрактан тукландыру хуҗалыкларга бөртеклеләр буенча уртача 20 ц. уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирде. Ә рапс белән көнбагыш җитештерү буенча безнең аграрийлар Республикада алдынгылардан санала. Районда 19 мең тонна көнбагыш (гектар биреме 24 ц.), 13 мең тонна рапс  (гектар биреме 16,4 ц.) җыеп алынды.  Шулай ук 56 мең тонна шикәр чөгендере Зәйгә озатылды (гектар биреме 299 ц.).

Киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагында үсеш тәэмин итү өчен районда түбәндәге эшләр эшләнде:

1) Авыр вәзгыятькә карамастан быел 551 млн. сумлык заманча югары җитештерүчән техника сатып алынды.

2) “Туган як” агрофирмасында техник хезмәт күрсәтү станциясе сафка бастырылды. Комплекста барлык югары җитештерүчән техниканы да ремонтлау мөмкинлеге тудырылды. Аның өстенә эшчеләргә ашханә, кунакханә, чишенү һәм ял бүлмәләре булдырылды. Инвестиция күләме 100 млн. сум.

3) Җаваплылыгы чикләнгән “Чайка” җәмгыяте базасында тәүлегенә 120 тонна җитештерү көче булган комбикорма заводы төзелә башлады. Инвестиция күләме 120 млн. сум.

4) “Август-Мөслим” хуҗалыгы 270 га мәйданда сугару системасы эшләтеп җибәрде. Киләсе елга сугарылу мәйданы 558 гектарга җитәчәк. Бу исә, һава торышына карамастан яңа терлекчелек  комплексын җитәрлек күләмдә азык белән өзлексез тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Бу эшлэр  милли агропроект нигезендә эшләнә. Гомуми инвестиция күләме 370 млн. сум тәшкил итәчәк.

Районда киләсе ел уңышы мул булсын өчен әйбәт нигез салынды. 17 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде, бу барлык бортекле культуралар мәйданының 34 % тәшкил итә. Бүгенге көндә белгечләр уҗымнарның торышы яхшы, дип билгеләделәр. Алынган монолитлар нәтиҗәсендә үсемлекләрнең яшәеше 98% тәшкил итә.

Терлекчелеккә килгәндә, 2023 елда район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 5240 баш тәшкил итте (113%), шул исәптән сыерлар - 2705 баш (118%).

2023 елның язында, республикабыз Раисе Рөстәм Нургалиевич “Август-Мөслим” хужалыгының бер түбә астында берьюлы 1200 баш сыер асрала торган кросс-вентиляция системасы куелган һәм роботлаштырылган комплекс белэн танышты.

Шул комплекс эшләү нәтиҗәсендә районда сөт җитештерү күрсәткечләре шактый алга китте. Район буенча көнлек 73,9 тонна сөт җитештерелә, узган елга караганда үсеш 22%. Бер сыердан көненә уртача 27,3 кг. сөт савыла. 2023 елда барлыгы 27 мең тонна сөт җитештерелде, үсеш 33%. Һәр сыердан  бер елга уртача 10440 кг. сөт савып алынды.

Районда аграрийлар һәм шәхси хуҗалыклар терлекләрен кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде.

Ит җитештерүгә килгәндә, 7119 тонна ит җитештерелде, шуның 90 % кош ите, 10 %  мөгезле эре терлек ите.

Безнең фермерлар зур күләмдә кошчылык продукциясе җитештерәләр. Үстерелгән  кош-кортның еллык баш  саны 6 млн-га җитә.

Мөслим районы кошчылары илебезнең сәламәтлек саклау тармагына да зур өлешен кертә. Чөнки   Россиядә ясалган барлык гриппка каршы вакцинаның 75 проценты узган ел эшли башлаган “Заря” кооперативында чыгарылган эмбрионнар нигезендэ ясала.

Санап үтелгән барлык проектлар да федераль һәм  республика ярдәме белән тормышка ашырыла һәм районның үсешенә зур йогынты ясый. Булган форсаттан файдаланып, авыл хуҗалагы тармагына күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгына барлык мөслимлеләр исеменнән  зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Төзелеш

2023 нче елда район инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 27 республика һәм федераль программаларда катнашты. Юл фондын исәпкә алып эш күләме 800 млн. сум тәшкил итте.

«Торак»федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Мөслим авылының 11 урамына асфальт салу Мөслим халкы өчен зур вакыйга булды. Анда 800дән артык кеше яши, аларның 80 проценты - балалы яшь гаиләләр. Урамнарны асфальтлау яңа йортлар төзүгә дә этәргеч бирде. Район буенча торакны файдалануга тапшыру буенча еллык план 149% ка үтәлгән һәм 8964 кв. м тәшкил итте.

       Яшьләр өчен булган иобъектларда да зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. «Мизгел» яшьләр үзәге һәм «Урман иле» стационар-сәламәтләндерү лагере капиталь ремонттан соң яңача төсмер алды. Алар заманча җиһазлаштырылды һәм һичшиксез безнең балалар һәм яшьләрнең яратып ял итү һәм төрле чаралар үткәрү урыны булачак.

Агымдагы елда «Чиста су» программасы буенча районның ике торак пунктын - Катмыш һәм Югары Табын авылларын су белән тәэмин итү үткәрелде. Югары Табын авылында су 25 елдан артык булмаган. Халык морэжэгате буенча, Рафаэль Сулеймановичнын ярдэме белэн без бу программага керэ алдык, хэм килэсе елда авыл халкы чиста сулы булачак.

Моннан тыш, республика ярдәме белән авыл җирлекләрендә дә яңа объектлар төзелә - Михайловка авылында Башкарма комитетның яңа бинасы, ә Дусайда яңа модульле ФАП төзелеп кулланылышка тапшырылдылар. Без бу авылларда яшәүчеләрдән рәхмәт белән бик күп уңай бәяләмәләр алдык.

Мөслим районы үзара салым программасы белән уңышлы эшли. Аның ярдәмендә соңгы 2 елда гына без район буенча су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга 15,8 млн.сум тоттык.

Шулай ук юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту һәм территорияләрне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган.

Без үзебезнең авылларны үзгәртеп коруда һәм төзекләндерүдә катнашырга мөмкинлек биргән өчен республика җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтле.

      

Яшьләр сәясәте һәм демография.

Районны озак вакытлы перспективада уңышлы үстерү өчен хәзерге балалар һәм яшьләр белән эш алып барырга кирәк, аларга эш урыннары, арзан торак һәм үсеш мөмкинлеге бирү – безнең төп максатларыбызның берсе булып тора.

Спорт, иҗат, мәгълүмати технологияләр һәм балалар үсешенең башка юнәлешләре һәрвакыт безнең игътибарыбызда.

Мәсәлән, спортны үстерү өчен без башка төбәкләрдән гимнастика һәм чаңгы буенча тренерлар чакырдык, корэшне устеру очен, махсус спортзал булеп бирдек. Талантлы балалар үз потенциалын 100 процентка ача алсын өчен вокал мөмкинлекләрен үстерү өчен Алабуга шәһәреннән белгеч чакырдык. Медицина университеты белән берлектә Мөслим гимназиясендә 9-11 сыйныфлар өчен медицина сыйныфлары ачылды. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә балаларны заманча технологияләр буенча информатика һәм математика фәннәрен тирәнтен өйрәтә башладык. Мәктәптән тыш үсеш үзәгенә заманча роботлар сатып алынды һәм балалар робототехника буенча республика ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башладылар.

Яшьләр белән хезмәттәшлек итүнең тагын бер ачык мисалы булып Яшьләр министрлыгы һәм Казан рок мәктәбе белән берлектә "ИкРок"исемле беренче Республика балалар рокфестивален үткәрү тора. Балалар ансамбле өчен инструментлар комплекты сатып алудан башланган бер адым, республиканың төрле районнарыннан - Менделеевск, Зәй, Аксубай, Бөгелмә, Лениногорск һәм Казаннан 23 балалар рокгруппасы катнашындагы зур чара уткэругэ житкерде. Бөтенроссия Сабантуен бәйрәм иткән мәйданчыкта 5 сәгать тере музыка янгырады. Балалар рәхәтләнеп бер берсе белән аралаштылар, район белән таныштылар.

 Яшьләр белән эшләү, гаилә кыйммәтлеген аңлату, төрле чаралар үткәрү – безне борчыган Демографик сорауларны чишүгә юнәлтелгән.

2023 елда районда 102 бала туган, бу узган ел белән чагыштырганда 29га күбрәк. Кызганычка каршы, әлегә халык санының кими баруын теркәп барырга туры килә.

Бу хәлне үзгәртү өчен даими рәвештә төрле чаралар үткәреп торабыз. Узган елда Мөслим үзәгендә “Бэхет” скверын ачтык. Сквер яшьләрнең  дә, өлкәннәрнең дә яраткан урынына әверелде. Гаилә һәм династия кыйммәтләрен пропагандалауга багышланган чараларда да актив катнашабыз һәм үзебездә дә еш оештырып торабыз.

Эшебезнең күркәм нәтиҗәсе -  “Нечкәбил” республика конкурсында финалист булган Айгөл һәм Айрат Шәйгардановлар, рәсәйкүләм уздырылучы “Ел гаиләсе 2023” бәйгесендә җиңү яулап, Мәскәү каласында узган тантанасында бүләкләнеп кайттылар.

Узган елда безнең район «Эхо веков в истории семьи – без тарихта эзлебез» республика Шәҗәрә фестиваленең зона этабын кабул итте, анда 8 күрше районнан гаилә династияләре вәкилләре катнашты. Безнең районны тәкъдим итүче Шакировлар гаиләсе әлеге фестивальдә мактаулы икенче урынны алды.

Без башка төбәкләрдән яшь гаиләләрне җәлеп итәргэ тырышабыз. Бу юнэлештэ дэ эш урыннан кузгалды, районыбызга берничэ специалист эшкэ кучеп килде.

 

Туризм

Бүгенге көндә иҗтимагый киңлекләр, парклар белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Районда зур чаралар үткәрү өчен заманча инфраструктура булдырылган. Әлеге мәйданчыкларда без районкүләм генә түгел, ә хәтта федераль чаралар да үткәрәбез. Су буендагы мәйданчыкларда Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә “Каз өмәсе” Бөтенроссия фестивале, Республикакуләм“ИкРок” балалар музыкаль фестивале, отличниклар парады, чыгарылыш кичәләре, Сабантуй, Республика көне, күчмә ЗАГСлар һәм башка чаралар үтә.

2023 елда безгә Оренбург, Томск, Самара һәм башка шәһәрләрдән туристлар килде. Аларны каршылап урнаштыру өчен Мөслим эшмәкәре хостел ясады, төрле экскурсия маршрутлары төзеде. Татар халык ашлары, каз итеннән төрле ризыклар – боларны да кунакларыбыз яратып кабул итте. Татар халкының яшәү методологиясен үз үрнәгендә күрсәтергә мөмкинлеге булган районыбызның төрле регион милләтәшләребез белән элемтәгә кереп, туризм өлкәсен ныгытып җибәрүне без шулай ук зур бурычларыбызның берсе итеп күрәбез.

 

Мәгариф

Мәгариф өлкәсенә килгәндә заман таләп иткәнчә сыйфатлы белем һәм тәрбия алган, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү – төп бурычларыбызның берсе. Аны тормышка ашыру өчен җирлегебездә барлык шартлар да бар.

Ике ел рәттән безнең укучыларыбыз бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәсендә 200 балл җыйдылар. 2022-2023 нче уку елында 200 баллны Мөслим гимназиясе укучысы Лиана Исмәгыйлева биология һәм химия фәннәреннән алды. Республикабызда мондый күрсәткечкә бары 9 укучы ия. Бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечләре буенча информатика, биология, җәмгыять белеменнән Мөслим районы республикада иң югары нәтиҗәләр биргән районнар исемлегендә.

Бу өлкәсәдә булган уңышлар һәм эшләр турында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Хабибуллина Лилия Ягдиевна үзенең чыгышында тулырак сөйләп узыр.

 

Сәламәтлек бишьеллыгы

Районда «Сәламәтлек бишьеллыгы» максатчан программасы эшләвен дәвам итә. Аңа сәламәтлек саклау системасы объектларын модернизацияләү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм өлкән буынның сәламәтлеген кайгырту кебек юнәлешләр керде.

Әлеге программаны тормышка ашыру өчен җирле эшмәкәрләр белән актив эш алып барабыз. "Агромастер" җәмгыяте генераль директоры Исламов Илгиз Зәкиян улына бу өлкәдә күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәт өйтәсем килә. Гомумән, сәламәтлек өлкәсендә спонсорлар ярдәме белән без 6 млн. сумлык эксперт классындагы УЗИ аппаратлы булдык, 3,5 млн. сумга шифаханә биналарын ремонтладык, ФАПларны өлешчә ремонтладык, хирургия җиһазларын сатып алдык, 1,2 млн. сумлык флюрографны ремонтладык һ. б.

Физик культура буенча даими рәвештә массакүләм чаралар үткәрәбез, мәсәлән, велосипедта йөрү, тормышка 10 000 адым, скандинавия йөреше һәм башкалар.

Шулай ук, спонсорлар ярдәме белән, безнең пенсионерлар өчен 130 комплект скандинавия йөреше өчен таяклары сатып алынды. Бу төр өлкәннәребез арасында популярлык казана.

 

Спорт

Районда яшәүчеләрнең 57,7% системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнә.

Быел муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында Мөслим районы авыл районнары арасында беренче урынны алды! Команда, спартакиадада икенче ел гына катнашса да, бик лаеклы нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, без муниципаль хезмәткәрләр, балаларга да, спорт сөючеләргә дә яхшы үрнәк күрсәтәбез.

Шулай ук «Татарстан-Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына волейбол буенча республика ярышларында хатын-кызлар волейбол командасы республиканың иң көчле командалары белән көрәштә көмеш призер булды.

27-30 июльдә Чебоксарда ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды. Безнең өлкән буын активисты Луиза Нуриева 73 яшендә өч дистанциядә, 3000, 5000 һәм 10 000 метрга йөгерүдә 1 нче урынны алды.

Районның спорт мәктәбендә 6-18 яшьлек 613 бала шөгыльләнә. Безнең яшь спортчылар бөтенроссия һәм республика ярышларында катнаша һәм призлы урыннар ала.

Бариева Илина 16-18 яшьлек кызлар арасында армреслинг буенча Россия чемпионы булды һәм "РФ спорт мастеры"спорт исемен үтәде. 

Армрестлинг буенча Тренер-укытучы Бариев Ларис Хамбалович Татарстан Республикасы буенча муниципаль районнар арасында "спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2023" республика смотр-конкурсының "Осталык" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.

Шакиров Данил 2009-2011 елларда туган егетләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә чемпион булды (Тренер-укытучы Фазлиев Илшат Марселевич). 2024 елның 23 гыйнварында "Яшьлек" универсаль спорт комплексында күренекле судьялык көрәшчесе Курбанов Фәрит Камилевич истәлегенә багышланган егетләр арасында татар-милли көрәш буенча VII Республика ярышлары узды. Мөслим районы җыелма командасы нэтижэдэ 2 урынны алды. Быел призлы урыннарда Арча, Әлмәт, Минзәлә, Актаныш егетләре арасында Мөслим көрәшчеләре дә булу барыбызны да сөендерде.

Шулай ук хоккейчылар, йөзүчеләр, бадминтончылар һәм футболчыларның уңышлары да сөендерә.     

 

Мәдәният

2023 ел җөмһүриятебездә “Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы” дип игълан ителгэн иде. Җирлегебездә дә милли-мәдәни чаралар даими оештырылып барды.

Ел башында Мөслимдә 3 нче тапкыр чираттагы “Җиз кыңгырау моңнары” җигүле атлар парады фестивале үтте. Быел аның үзенчәлеге булып онытылып килгән  Аударыш уеннарын күрсәтү, килгән кунакларга кайнар чәй, коймак һәм ботка тәкъдим итү булды. Ел саен фестивальдә катнашучылар арта, быел да әлеге чараның бизәге булып 20 җигүле һәм җайдак атлар булды.

Авыл җирлекләре арасында уздырылган үзешчән театр һәм иҗат коллективлары бәйгеләре дә тулы заллар белән узды. Тамашачылар мондый төр чыгышларны бигрәк тә җылы кабул итә.

 Узган елда Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә чираттагы “Каз өмәсе” фестивале дә  Мөслимдә бик югары дәрәҗәдә үтте. Халкыбызның борынгыдан сакланып калган әлеге йоласы бүгенге көндә дә яшәп килә. 2021 нче елда башланып киткән бу матур чара, республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич тәкъдиме белән, 2023 елда һәр районда үтте, ә инде йомгаклау өлеше 24-25 ноябрьдә Мөслим районында уздырылды.

Мөслим – татар халкының телен, гореф – гадәтләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калучы җирлекләрнең берсе.

Чигү үрнәкләрен торгызу һәм әлеге сәнгать төрен популярлаштыру уңаеннан “Мөслим бизәге” проектына старт бирелде. Җирлек өчен махсус төсләр сайлап алынып, Мөслимгә генә хас каз элементлары белән чигү үрнәкләре булдырылды. Ел дәвамында өйрәнү дәресләре, мастер – класслар узды. Проект кысаларында “Тылсымлы энә” дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Татарстан районнарыннан тыш, илебезнең төрле өлкәләреннән - Оренбург, Омскийдан һәм башка өлкәләрдәнмендәр тышлары, алъяпкыч, кулъяулык, ашъяулык, өстәл япмалары кабул итеп алдык.

Июль аенда уткән “Ык буе татар авыллары: үткәне һәм бүгенгесе” утырышында районыбызга илебезнең төрле почмагыннан, Австралия, Кытай, Казахстаннан килгән татарларны  кунак иттек.

Җирлегебездә узган рәссамнарның Бөтенроссия этно пленэрына да тукталып үтми булмый. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 40ка якын сәнгать эшлеклесе “Каз өмәсе”нә багышлап картиналар ясады һәм районга бүләк итте.

Районыбызның Һәр авыл җирлегендә кабатланмас үзенчәлеккә ия булган үзешчән иҗат төркемнәре эшләп килә. Алар арасында 10 халык коллективы бар: татар, рус, мари, керәшен фольклор ансамбльләре, үзешчән театрлар. Җирлегебездә һәр милләткә үз телендә сөйләшеп, үз бәйрәмнәрен уздыру өчен мөмкинлекләр тудырылган. Нинди генә чара булмасын, кулга-кул  тотынып, бер – беребезне хөрмәт итеп, бергәләп эшлибез. Чын дуслыкка милләтләрнең төрлелеге комачауламый. Моны райондашларыбызның һәрберсе белә һәм таный.  Дуслык белән көчле без!

 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга  ярдәм

Илебездә барган махсус хәрби операциягә -  мөслимлеләр дә үз өлешләрен кертәләр.

Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез һәм аларның туганнары, гаиләләре белән даими элемтәдә торабыз. Аларга кирәк булган ярдәмне эшмәкәрләр һәм райондашлар белән бергәләп җиткерәбез.

Соңгы елларда патриотизм рухы күпкә артты һәм кешеләр арасында бер-берсенә карата ярдәмчеллек сыйфатлары көчәйде. Хәрби операциягә киткән егетләргә теләктәшлек күрсәтү, ярдәм итү очраклары көннән-көн арта. Волонтерлык хәрәкәте киң колач алды. Аларның көче белән егетләребезгә зур ярдәм оештырыла. Авылларда да окоп шәмнәре ясала һәм сеткалар үрелә. Шул уңайдан, үз өлешен керткән барлык райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.   (ПАУЗА)

2024 ел Реслубликабызда Фәнни–технологик үсеш елы, Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителде. Моны истә тотып, без ел дәвамында күп кенә матур чаралар үткәрергә планлаштырып торабыз.

Кадерле райондашлар, агымдагы елда барыбыз алдында да зур бурыч тора – 15-17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулары узачак. Гаилә елында гаиләләрегез белән бергәләшеп әлеге Сайлауларда актив катнашырсыз һәм дөрес, аек тавыш бирерсез дип ышанып калабыз.

Хөрмәтле Марат Готович, чыннан да, районыбызда халыкның яшәү шартларын яхшырту, яхшы сыйфатлы, уңайлы итү  өчен дәүләтебез тарафыннан барысы да эшләнә.

Без дә, үз чиратыбызда, Республикабыз үсешенә лаеклы өлешебезне кертербез, куелган бурыч һәм максатларга ирешербез, дип ышандырып калам.

 

 

                           Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

 

 

Последнее обновление: 1 марта 2024 г., 13:39

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International