Декабрь - 2017

 

Декабрьнең беренче көннәрендә Елгабаш авылы клубында "Минем гаиләм" дип аталган чара оештырылды.


 

 

     Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул БМО карары белән 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар Көненә бәйле. Инвалидлар ункөнлеге ел саен бөтен ил буенча 1-10 декабрьдә уздырыла. Традиция буенча, инвалидлар Ункөнлеге кысаларында Симәк авылы җирлегендә  төрле чаралар узды: очрашулар, "кайнар линияләр",  хәйрия акцияләре, күңел ачу  чаралары. Моннан тыш, 2017 елның 8 декабрендә Мөслим районында "Мизгел"  Яшьләр үзәгендә инвалидлыгы булган кешеләр өчен "Без бергә" хәйрия марафоны узды. Аның кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен акча җыю оештырылды. Безнең җирлегебезнең оешма эшчеләре, депутатлар әлеге чарада активлык күрсәттеләр.


 

13 декабрь көнне Красный Яр авылы клубында "Коррупциягә юк!" исемле класс сәгате узды.


 

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 20 нче декабрь көнне Симәк авылы мәдәният йортында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы концерты узды. 


 

Елгабаш авылы китапханәчесе Сөләйманова Г.М. "Яңа ел уенчыгы тарихы" исемле класс сәгате уздырды.  Анда алар уенчыклар ясап, чыршыны бизәделәр, тарихын тыңладылар.


 

26 нчы декабрь көнне Красный Яр үзешчән театр коллективы Г. Камалның "Бүләк өчен" әсәрен сәхнәләштерделәр. 


 

Декабрь ахырында Торыш авылында юл ачу тантанасы узды. Торыш авылы халкы район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Соңгы яңарту: 2017 елның 30 декабре, 09:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International