Декабрь - 2018

 

4 нче декабрь  көнне театр айлыгы кысаларында Елгабаш авылы клубында Р. Хусаинованың "Табылдык" әсәрен  сәхнәләштерделәр.


 

Авыл халкы ярдәме белән Елгабаш авылында өмәләр оештырыла.


"Шәфкатьлелек бизи күнелне" акциясе кысасында Елгабаш авыл китапханәчесе Сөләйманова Г. башлангыч сыйныф укучылары белән Гыйләҗетдинов Мөкатдәрнең өенә бардылар. Акциянең төп максаты: кешелеклелек сыйфатларын арттыру, арабызда булган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибарлык, ихтирамлылык формалаштыру, Гыйләҗетдинов Мөкатдәрне яңа газета-журналлар белән таныштыру булды.  


Симәк авыл мәдәният йорты директоры мәктәп укучылары белән "Без коррупциягә каршы" исемле тематик әңгәмә үткәрде.


Торыш авыл клубы театр коллективы авыл халкына Г. Камалның "Бүләк өчен" спектаклен күрсәтте.


Елгабаш авыл клубында ир-атлар арасында бильярд ярышы булып узды.


Краснояр авыл клубы үзешчән театр коллективы Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" комедиясен сәхнәгә куйды.


13 декабрь көнне Симәк авыл мәдәният йорты үзешчән театр коллективы Шәриф Хөсәеновның "Бирнәле кыз" комедиясен сәхнәгә куйды.


13 декабря самодеятельный театральный коллектив Симяковского сельского дома культуры поставил на сцену комедию Шарифа Хусейна "Бирнәле кыз".


 

Соңгы яңарту: 2018 елның 14 декабре, 15:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International