Декабрь 2016

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 нче декабрь көнне Симәк авылы мәдәният йорты директоры Д.Д. Гусманов мәктәп укучыларына "Үзегезне СПИД тан саклагыз!"


 

 

 

 

 

 

 

 

 

Симәк авылы кешеләре авылның зиярат территориясен киселгән карт агачлардан чистарттылар.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Декабрь башында үзара салым хисабына Елгабаш авылының  Колхозная урамында  140 метр озынлыктагы су торбасы алыштырылды.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 нче декабрьдән Инвалидлар декадасы старт алды. Симәк авылы мәдәният йорты директоры Д.Д. Гусманов Рахимовлар гаиләсендә булды, йорт эшләрендә ярдәм итте.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 нче декабрь көнне безнең җирлектән Латыпова Ф.К., Мулламухаметов Р.А., Садертдинов А.Н. район үзәгендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырылган спартакиадада катнаштылар.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5нче декабрь көнне Елгабаш авылы клубында үзешчән театр коллективы Ф. Бүләковның "Әбиләргә ни җитми әсәрен сәхнәләштерде".


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5 нче декабрь көнне Симәк авылы мәдәният йорты эшчеләре Латыпова Ф.К. кунакта булдылар.


 

 

 

 

 

 

 

7 декабрь көнне Симәк авылы мәдәният йортында Д.Д. гусманов тарафыннан  Декада кысаларында шахмат һәм шашка уеннары буенча ярыш оештырылды.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

9 нчы декабрь - Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә  информацион почмаклар ясалды, класс сәгатьләре һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелде.


 

 

 

 

 

 

 

 

12 нче декабрь - РФ Конституция көне уңаеннан Симәк мәктәбе укучылары линейкада чыгыш ясадылар.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

Симәк авылы китапханәчесе И.Г. Салимова инвалидлар ункөнлеге кысаларында очрашу уздырды.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

12 нче декабрь көнне Симәк авылы үзешчәннәре Д. Салиховның "Пуля" комедиясен сәхнәләштерделәр.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җирлегебездәге учреждениеләр Яңа ел бәйрәмен үткәрүгә әзерләнәләр.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

Симәк авылының "Сөймәк" мәчете имам хатибы Харисов М.Д. һәр җомгада мәчеттә укулар үткәрә. Җомга намазына да  халык теләп йөри.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

23 нче декабрь көнне Симәк "Ромашка" балалар бакчасында "Исәнме, Яңа ел !" исемле тамаша узды.


 

 

 

 

 

26 нчы декабрь көнне Симәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Яңа ел маҗаралары " исемле иртә узды.


27 нче декабрь көнне ремонт узган һәм яңа төзелеш булган объектларның торышын, җирлекнең Яңа ел бәйрәменә әзерлеген тикшерү максатыннан комиссия килде. Алар Симәк авылы  ФАП һәм Елгабаш авылындагы ветеринария пунктының эшчәнлеген карадылар.


 

Соңгы яңарту: 2016 елның 28 декабре, 09:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International