Линия помощи "Доверие"

 
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча , 2010 елның 1-10 сентябрендә Татарстан Республикасының барлык белем бирү учреждениеләрендә, гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре базасында, Россия Федерациясенең Бала хокуклары турында БМО Конвенциясенә кушылуының юбилей датасына багышланган, Хокукый белемнәр Декадасын үткәрү планлаштырыла. Бала хокуклары турындагы Конвенция Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1989 елның 20 ноябрендә Россиядә (СССР )Конвенция 1990 елда ратификацияләнде.
         Шул уңайдан безнең районда яшүсмерләр һәм яшьләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә, хокукый культура формалаштыруга, хокук аңын үстерүгә, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм җинаятьләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
         Балаларның актуаль проблемаларын билгеләү һәм аларның хокукларын тормышка ашыру турындагы фикерләрен анализлау максатыннан, "ышаныч" интерактив почта тартмасы булдырылды.
         Сезнең сораулар өчен
 E mail: mayak.muslum@mail.ru

Сорауларга җаваплар район сайтында урнаштырылачак www.muslumovo.tatar.ru Мөслим авылы, Пушкин урамы, 47 нче йорт адресы буенча урнашкан социаль яклау бүлегендә мәгълүмат стендлары урнаштырылган. Белешмәләр өчен Телефон: 2-34-14.

 Интерактивный почтовый ящик "ДОВЕРИЕ"

 

 

СЕЗНЕҢ ХОКУКЛАР, БАЛАЛАР!!!


Кирәк күрсәтергә Ф. И.О., мәктәп һәм сыйныф, йә мөрәҗәгать итәргә була аноним рәвештә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 ноябре, 15:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International