Февраль - 2017

 

Симәк төп гомуми белем бирү укучылары "Йолдызлык - 2017" конкурсының зона турында катнаштылар.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Симәк авылы китапханәчесе А.Г. Салимова балалар бакчасында булды. Ул яңа китаплар белән таныштырды, татар халык әкиятләрен укыды.


 

 

 

 

 

 

10 нчы февраль көнне уздырылган парламент сәгатендә Симәк авылы җирлеге Советы депутаты Д.Д. Гусманов чыгыш ясады.


 

 

 

 Симәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә җирлегебез әфганчылары Гусманов Д.Д. һәм Гәрәев И.А. белән очрашу узды.


 

 

Безнең җирлегебез Әфганчылары Гусманов Д.Д. һәм Гәрәев И.А. Әмәкәй авылында бертуган Исмагиловларга истәлек тактасы ачу тантанасында катнаштылар.


 

 

15 нче февраль көнне Әфганчылар көненә багышланган митингта катнаштылар


 

18 нче февраль көнне Вәрәш - Баш зонасында узган 27 нче кышкы спартакиада ярышларында безнең авыл җирлеге командасы 3 нче урынны яулады. Катнашкан һәр берегезгә үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез.


 

 

 

Красный Яр авылында яшәүчеләр салкыннар вакытында  күмәк көч белән су башнясын салам белән түшәделәр.


 

 

 

 

 

 

 

 

Мөслим муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин Симәк авылында гомер итүче М.Н. Назипованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.


 

 

 

 

23 нче февраль көнне Симәк авылы җирлеге үзешчәннәре Симәк мәдәният йортында 23 февраль бәйрәме уңаеннан "Яшьнэп яшэ, жырлы халкым!"исемле смотр - концертын тәкъдим иттеләр. Халык һәр номерны көчле алкышлар белән кабул итте.


 

 

 

24 нче февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Симәк авылы җирлеге үзешчәннәренең "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" исемле смотр концерты узды.


 

Соңгы яңарту: 2017 елның 25 феврале, 10:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International