Февраль - 2018

 

5 нче февраль көнне Симәк авылы җирлеге үзешчәннәре "Авылымның айлы кичләре" исемле смотр - конурста чыгыш ясадылар. 


 

7 нче февраль көнне Елгабаш авылы клубында җирлекнең 2017 нче елгы эшчәнлегенә отчет җыелышы узды. Җыелышта җирлек башлыгы Р.А. Садертдинов отчет куйды. Район башлыгы Р.Х. Муллин, район прокуроры Д.Д. Әхмәтҗәнов халык сорауларына җавап бирде.


 

 

13 нче февраль көнне район һәм җирлек администрациясе вәкилләре Елгабаш  авылында гомер кичерүче Хасанова М.М. 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


17 нче февраль көнне Кряш - Шуран зонасында узган 28 нче кышкы спартакиада ярышларында безнең авыл җирлеге командасы 3 нче урынны яулады. Катнашкан һәр берегезгә үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез.


 

Краснояр авыл клубы мөдире Нәкыя һәм Гатият Абдуллиннарны 61 ел бергә гомер итүләре белән тәбрикләде һәм бәхетле картлык теләде.


 

19 нчы февраль көнне Симәкбашлангыч  гомуми белем бирү мәктәбендә әфганчы Зөфәр Садретдинов истәлегенә биатлон ярышы узды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 22 феврале, 10:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International