Бүген "Мизгел" яшьләр узәгендә Шәмсетдинов Х. М. истәлегенә багышланган 17нче районара шахмат турниры үтә. Бәйгенең спонсорлары Хәләф ага Мөхетдин улының балалары: Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар.
Бәйгедә 1-2 урыннарны Мөслим лицее укучысы Тәнзилә Фәрхетдинова белән Адель Әзгамов бүлеште. Инглиз теле укытучысы Людмила Утябаева хатын-кызлар арасында җиңүче булды.
Бәйгене оештырган һәм спонсор ярдәме күрсәткән өчен аларга зур Рэхмэт.