Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 14 марты, чәршәмбе
Күптән түгел генә Мөслим сәнгать мәктәбе гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “Җырлы моңлы балачак” дип исемләнгән бәйге итте. “Голос” проекты формасында оештырылган әлеге чараның сайлап алу турының төгәлләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Чыгыш ясаучылар арасыннан сәнгать мәктәбенең җыр бүлеге укытучылары тарафыннан бертөркем сәләтлеләр сайлап алынды. “Җырлы моңлы балачак” проекты шартлары нигезендә сайлап алу турын узган укучылар сәнгать мәктәбенең җыр бүлегендә шөгыльләнә башлады. Бүгенге көндә Гөлназ Йосыпова сыйныфында Иске Карамалы балалар бакчасыннан Зөһрә Йосыпова (5 яшь), Мөслимдәге “Ләйсән” балалар бакчасыннан Салават Латипов (5 яшь), Иске Карамалы авылыннан Ләйсән Хаматшина (11 яшь) һәм Тойгелдедән Диләрә Минхаҗева (11 яшь) шөгыльләнәләр. Айгөл Шәйгәрданова да бертөркем конкурсантларны үз канаты астына алды. Күбәк авылыннан Азалия Мирхаҗианова (8 яшь), Рүзилә Шәяхмәтова (7 яшь), Лиана Сибаева (7 яшь), Әмәкәйдән Рүзәл Шакирҗанов (13 яшь) һәм Фирүзә Ризванова (10 яшь) әлеге сыйныфта җыр сәнгате серләрен үзләштерәләр. План нигезендә укучылар сәнгать мәктәбенә дәресләргә йөри. Әти-әниләр дә, укытучылар да проект эшчәнлегеннән канәгать.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International