Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Куянкай" балалар бакчасы коллективы катнашында Экологик белемнәр көне үтте. “Табигать матурлыгын саклыйк!” исемле Түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырылды. Балаларга табигатьнең пычрану сәбәпләре, аларны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Сулыкларны, урманнарны, гомумән, табигатьне саклау-кешелекнең төп бурычы икәне ассызыкланды.