19 июль көнне Яр Чаллы шәһәре IT-PARK үзәгендә « Кама аръягы төбәге кооператив платформалар үстерү» темасына конференция узды. Сәламләү сүзе белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары- Титов Н.Л. чыгыш ясады. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урынбасары Хәбипов Р. Р., «Челны-хлеб» ҖЧҖ генераль директоры Юнысов Э. Р., ТР икътисад министрлыгы вәкилләре, фермерлар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады. Конференциянең икенче өлешендә «Эко-фуд» сәнәгать мәйданчыгында экскурсия үткәрелде.