Бердәм мәдәният көне уңаеннан, “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә – мөслимлеләр” музеенда, З.Басыйровага багышланган “Ил яшәве-җыр белән” дип исемләнгән чара үтте. Музейга Мөслим лицее укучылары чакырылды. Алар З.Басыйрованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар. “Рамай”, “Авыл көе”, “Төймә-төймә” җырларын тыңлап үттеләр.