Ташлыяр авыл мәдәният йортында ветеран укытучылар өчен Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды. Ташлыяр мәктәбе укучылары яраткан укытучылары өчен күңел ачу уен программасы белән чиратлашучы концерт номерлары тәкъдим итте. Концерттан соң барлык катнашучылар да чәй өстәле янына чакырылды.