Мөслим сәнгать мәктәбе: "Без терроризмга каршы"

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Агымдагы атнада Мөслим сәнгать мәктәбендә терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан тәрбия сәгате узды. Фортепиано һәм җыр сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Хафизова балаларга террористик акт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Терроризм нәрсә ул? Террорчылык актларыннан ничек сакланырга? Гадәттән тыш хәл булган очракта нишләргә? Тәрбия сәгатендә катнашкан һәр әукучы леге сорауларга тулы җавап алды. Тәрбия сәгате ахырында балалар террорчылыкка каршы көрәш темасына рәсемнәр дә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International